Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган җанлы апаем

Киң күңеленә дөньяның барлык изге сыйфатларын сыйдырган, ачык йөзле, ярдәмчел булуы белән сокландырып яшәүче якын туганым, Чапшар авылында гомер кичерүче Асадуллина Гөлфинә Габделфәрт кызы турында язасым килǝ.

Апаем 1969 елнын 15 нче апрелендэ Арча районы Хǝсǝншǝех авылында яшǝүче Сǝгыйтҗанов Габделфǝрт һǝм Гөлфирǝлǝр гаилǝсендǝ 3 нче бала булып дөньяга килǝ. 1976 нче елда Хәсәншәех сигезьеллык мәктәбенен беренче сыйныфына укырга керǝ, кечкенǝ генǝ буйлы, утǝ чая кыз мǝктǝпне “5” ле билгелǝренǝ генǝ тǝмамлап, укытучы хыялы белǝн янып, Арча педагогия училищесына укырга керǝ. 1988 нче елда училищены тǝмамлый һǝм Арбор урта мәктәбенә эшкǝ билгелǝнǝ. Арборда 5 ел эшлǝү дǝверендǝ читтǝн торып Казан Дәуләт Университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. 1993 нче елның декабрендә Чапшар авылына Асадуллин Илфат исемле егеткǝ тормышка чыга һǝм Чапшар башлангыч мәктәбендә эшли башлый. Хәзерге көнгә хәтле шушы мәктәптә белем һǝм тәрбия бирә. Тормыш иптәше Ильфат Хәйдәр улы да укытучы булу сәбәпле, алар иңне иңгә куеп, бер-берсен аңлашып, ярдәмләшеп эшлиләр.

Хәзерге көндә әниләре Мөнирә апаны тәрбиялиләр. Апаемның бертуган апасы, минем әнием, Румия Габделфәрт кызы Бөрбаш Сәрдегәне мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта, абыйсы Фарил Хәсәншаех авылында мал табибы булып эшли, ә төпчек сеңлесе Гөлсинэ Габделфәрт кызы Салавыч күппрофильле лицеенда белем бирә. Барысы да бер өлкәдә киңәшләшеп хезмәт куялар, туганлашып, ярдǝмлǝшеп, матур итеп тормыш итǝлǝр.

Тормыш сынауларына бирешми, һаман алга таба карап яшәргә өйрәтүче дә, терәгебез, таянычыбыз да безнең ул Гөлфинә апабыз. Синдәге ихтыяр көченә, сабырлыкка, рух күтәренкелегенә сокланырлык. Күңелләргә тынычлык, ышаныч өстәүче дә син. Ачык йөзле, киң күңелле, юмарт, ярдэмчел булуың безне дә шундый уңай сыйфатларга ия булырга өйрәтә.

Ямьле язлардай табигатең артында эчкерсез жылы йөрәгең, бозларны эретердәй назың яшеренгән. Мин аның һәрчак шулай дәртле, хыялларга бай,гади, кешелекле булып калуын телим. Аллаһы Тәгалә сине иң зур байлык-саулыктан аермасын. Өстәлегез бүгенгедәй мул сыйлы, кунакчыл булсын.


Закирова Ильзия.

Кариле авылы.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр