Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Украина безнең йөрәкләрдә.

Бүген Украинадагы авыр хәл белән кызыксынмаган кеше бик аздыр. Политиклар аның вәзгыяте турында гәп корсалар, гади халык якыннарын югалткан, имгәнгән, йорт-җирсез, туган илсез калган кешеләрен кызганып яшь түгә.

Украинадагы вәзгыять белән бөтен дөнья кызыксына. Кемнәрдер террорчыларны яклый, кемнәрдер үз җирен яклап, сугышка күтәрелгән ир-егетләргә соклана. Инде бөтен дөньяның нинди генә исемдәге оешма вәкилләре килмәде Украинага?! Сурәтләргә дә төшерделәр, документаль фильмнар да эшләделәр, кешеләрдән интервьюлар да алдылар. Украинада яңа Президент та сайланды, ул хәтта сугышны туктатырга вәгъдә бирде. Тик... Мәгънәсез сугьш һаман дәвам итә. Меңнәрчә гаепсез кешеләр кырыла тора, йорт-җирләр, бик күп кирәкле объектлар җимерелә бара. Күпме балалар гарип, ятим калды бит инде!
Бу сугышны дәвам иткән кешеләрнең намуслары бар микән?! Көчсез әби-бабайларның, балаларын югалткан әти-әниләрнең, балачакларын сугыш йоткан сабыйларның ачы күз яшьләре кемгә төшәр дип уйлыйлар икән алар?!
Үз халкына кул күтәргән зобанилар, уйлап карасаң, немец фашистларыннан да кабәхәтрәк бит, чөнки фрицлар үз илен җимермәгән, үз халкын үтермәгән!
Юкка фәлсәфә сатып утыруларга чик куеп, кем генә: "Бу сугышны туктатырга!" - дип өстәл сугып әйтер икән?!
Фото: http://pikabu.ru/tag/%D0%92%D0%BE%D0%B9%D0%BD%D0%B0/best/02-07-2014

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250