Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ун райондашыбыз Россия паспорты иясе булды

2015 елның 30 гыйнвар көнендә ундүрт яшькә җиткән, ун райондашыбыз Россия паспорты иясе булды.

Шәхеснең төп документын егетләргә-кызларга Балтач ЗАГС бүлегендә тантаналы итеп тапшырдылар. Паспорт - шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия документ булып тора. Паспорт белән бергә кешенең хокуклары һәм бурычлары да арта.
Үсмерләргә Россия Федерациясе граҗданының иң төп документын тантаналы рәвештә миграция хезмәте идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчә хезмәткәре Минһажева Ф.Ф. матур теләкләрен юллап тапшырды.
Әлеге документ кешегә бик күп мөмкинлекләр ачу белән бергә, зур җаваплылык та өсти. Шушындый ямьле көнне матур залда паспорт алган яшь балтачлылар Россия Федерациясе гражданы исеменә һичкайчан тап төшермичә, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250