Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уналтынчы утырыш

20нче декабрьдә район башкарма комитетының утырышлар залында икенче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы уналтынчы утырышы булды.

Утырышта депутатлардан тыш район җәмгыятьләре, җирле үзидарә, предприятие, шәхси бизнес оешмалары җитәкчеләре, мәктәп, мәдәният йортлары директорлары катнашты. Балтач муниципаль районының 2013нче елга, 2014-2015нче елларның планлы чорына бюджетын раслау, районда хокук бозуларга каршы профилактик чаралар буенча 2011-2014нче елларга исәпләнгән комплекслы программаны тормышка ашыруның барышы, районда муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру тәртибе Нигезләмәсенә һәм бушлай бирелә торган җир кишәрлекләрен алуга хокуклары булган гражданнар исемлекләрен әзерләү Тәртибенә үзгәрешләр кертү, Балтач район Советының 2013нче елга эш планы турындагы мәсьәләләр каралды. Көн тәртипләре буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Илшат Галимуллинның доклады, район контроль-хисап палатасы рәисе Равил Кәримов, район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Илдар Усманов, район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Зөфәр Абитов, районның балигъ булмаган балалар белән эшләүче һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретаре Ләйлә Исламова, район мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фәнил Ибениев, район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Рәзинә Мөхәммәтҗанованың чыгышлары тыңланды. Депутатлар көн тәртибендә каралган мәсьәләләр буенча карар кабул иттеләр. Утырышны Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды, фикер-тәкъдимнәр белдерде. Утырышта ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов катнашты һәм чыгыш ясады.
Утырыштан соң район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров Яңа елны хәвеф-хәтәрсез матур итеп каршылау һәм үткәрү буенча җитәкчелек алдында торган бурычлар мәсьәләсенә кагылышлы чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев