Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урманнарыбыз чиста булсын

Елның-елында республикабызның Министрлар Кабинеты карары нигезендә оештырылып килүче «Татарстанның чиста урманнары» акциясе быел да 1нче сентябрьдән 1нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Шул уңайдан, «Балтач» дәүләт табигый тыюлыгы директоры Альберт Минзакир улы Фәрхет-динов менә ниләр сөйләде:
«Районыбызда бу акция бик оешкан төстә уза дип әйтер идем. Акция вакытында аеруча мәктәп балалары зур тырышлык күрсәтә. Районыбызда табигый һәйкәлләр булган җирләр, посадкалар, Балтач җирлеге тирәсендәге кечкенә урманнар чүп-чардан чистартыла. Быелгы акциянең иң зур әһәмияте шунда - ул 2013нче елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага багышлап уздырыла. Аның төп максаты - урманнарда санитар-экологик таләпләргә туры килә торган мохит булдыру. Шунлыктан, районыбызның барлык предприятие, оешмаларын, авыл җирлекләрен, мәктәпләребезне шушы акциядә актив катнашуларын сорар идек. Урыннарыбызда чиста, матур мохит тудыру бары үзебездән генә тора. Шушы изге эшкә бергәләп алыныйк әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250