Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Вак-төяк проблемаларны үзебез хәл итәбез", – диләр Салавыч Сәрдегәне халкы.

Салавыч Сәрдегәнендә беренче очрашкан кешебез авыл старостасы Илдар Саттаров булды.

- Булган вак-төяк проблемаларны үзебезнең көч белән хәл итеп, эшләп яшәгән көнебез. Авылыбызда эчеп, ямьсезләнеп, гаилә бозып йөрүчеләр, аерылышучылар юк. Һәр йортта күп итеп мал асрыйлар. Үзебезнең ике сөт җыючыбыз бар. Заһир Габбасов белән Икрам Каюмов үз эшләрен намус белән башкарып, сөткә акчаны вакытында түләп бара. Һәрбер йортта диярлек җиңел машина бар, авыл хуҗалыгы транспортлары булганнары да шактый. Соңгылары исә авылдашларга бакча эшкәртергә, бәрәңге утыртырга һәм алырга, печән чабарга, җыярга, түкләргә, басудан алып кайтырга булыша. Транспорт эзләп азапланасы да юк.
Эшләгән кешегә колхоз печәнен-саламын биреп тора. Башка авыллардагы кебек суга да кытлык кичермибез. Барлык йортларга да су кергән, ике чишмәбез бар. Юллар мәсьәләсенә килгәндә төп урамыбызда асфальт, ә менә Хәсән Туфан урамына узган ел үзара салым акчасына таш түшәлде. Сәрдегән белән Салавыч юлы да рәтләнсә.. , - ди авыл старостасы һәм җирлек депутаты булган Илдар Саттаров. Әлеге юл күптән түгел дәүләт карамагына тапшырылган, хәзер аны "МДСУ -1" оешмасы карап тора икән. Аны быелдан да калмый ремонтларлар дип өметләнә сәрдегәнлеләр.
СӘРДЕГӘННЕҢ ИГЕЛЕКЛЕ УЛЛАРЫ
Авыл халкы урамга асфальт салдыруда, мәчет төзетүдә зур ярдәмнәре тигән Дамир Салихов, Нургаян Әүхәдиев, Хәмит Баһаветдинов, бертуган Нотфуллиннарга бик рәхмәтле булуларын әйтте. Авыл 37 ел мәчетсез яшәгән. Шушы елларда гает, җомга намазлары Ногман һәм Гаяз абыйлар йортында укылган. Ә 1996нчы елны колхоз һәм авылның игелекле уллары ярдәме белән иман йорты ачыла. Төзелешкә дип, яшелчә бакчасыннан урын биргән Ирек Әхмәдуллин берничә елдан авыл имамы итеп билгеләнә.
- Мәчеткә гает, җомга көннәрендә генә түгел, көндәлек намазга йөрүчеләр дә шактый. Хатын-кызлар өчен дә укулар оештырыла. Динне хөрмәт иткәнгә, авылда тәртипсезлекләр дә юк, - ди имам.
Гомере буе Яңгул май заводында эшләп, лаеклы ялга чыккан Илдар Саттаров та көндәлек намазга йөрүчеләрнең берсе. Ул авылдашлары өчен үрнәк кеше. Һәр эшен җиренә җиткереп башкарганга, сүзе үтемле булганга авылдашлары аны староста итеп сайлый. Авылның хуҗасы булганга ул аның киләчәген матур һәм өметле итеп күрә. Икрам Каюмов, Азат Нәфыйков, Рамил Зыятдинов һәм башка шундый гаиләләр турында горурланып сөйләде. Бу егетләр төп нигездә әти-әниләре белән аңлашып яши, илгә-көнгә хезмәт итә, ди староста. Бөтен эшкә мастер, дип Газинур Әхмәтҗанов турында да бик җылы сүзләр әйтте.
ЭШЛӘП ЯШИЛӘР
Сәрдегәннәрнең горурлыгы булган "Татарстан" хуҗалыгының алдынгы механизатор лары бертуган Реваль һәм Райнур Бариевларны районда да, республикада да яхшы беләләр. Реваль Бариевларда булып, аларның гаиләсе белән якыннанрак таныштык. Зур, яңа йорт. Бер кыз белән бер ул үстерәләр. Тормыш иптәше Фирдүсә фермада бозаулар карый. Ревальне исә кыш айларында гына өендә туры китерергә мөмкин. Башка ел фасылында ул кырлардан кайтып керми, я комбайнда, я тракторда эшли.
Төп нигездә яшәүче энесе Райнур да хезмәт батыры һәм ышанычлы гаилә башлыгы.
Балта осталары Фидәил Хәммәтов белән Рөстәм Әхмәтҗанов һәм башка күп кенә гаиләләрне авылның киләчәге дип әйтерлек.
"АВЫЛДА ЯШИСЕ КИЛДЕ ӘЛЕ" дип соңгы елларда Арча, Казан, Түбән Кама кебек шәһәрләрдән гаиләләре белән күчеп кайтучылар да бар. Район үзәгеннән 12 чакрым ераклыктагы Салавыч Сәрдегәне кайсы ягы белән үзенә тарта торгандыр. Балалар бакчасы юк, мәктәп тә башлангыч кына, юллар да начар. Ә менә былтыр көзен Галимҗановлар гаиләсе Казаннан күчеп кайтып, халыкны таң калдырган.
- Авылда туганннары да, таныш-белешләре дә юк. Мәгъсүм дә, Екатерина да икесе дә 1986нчы елгы, Казанда туып-үскән шәһәр балалары. Аларның 6 айлык һәм яшь ярымлык ике баласы да бар әле. Сатып алган өйләрендә газ керүдән башка бернинди дә уңайлык юк. 6 почмаклы агач өй. Суны урамдагы колонкадан чиләкләп ташыйлар, мунчасын ягып керәләр, канализациясе юк, бәдрәф урамда. Ә менә шундый шартларда да яшәп яталар.
Балалары да сау-сәламәт, Катя икесен дә һәр көнне саф һавада урамда йөртеп алып керә, үзләре дә авырмыйлар. Соңгы вакытларда гаилә башлыгы Казанга йөреп эшли башлады. Яшь әни атна буена балалары белән үзе генә кала. Галимҗановлар берәр кая барасы булса да машина яллыйлар, я такси чакырталар. Аларның шәхси машиналары да юк. Бу гаиләгә карап сокланырлык бит. Авылны яратабыз, дип тормыш авырлыкларын да җиңәргә була икән! - дип шаккатып телгә алдылар аларны авылдашлары.
БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ДА ЭШЛӘСӘ
Екатерина кебек яшь балалы әниләргә яхшы булыр иде. Элек булган бит ул бакча, гөрләп эшләгән. Тик бакча-мәктәп комплексы итеп үзгәртелеп, Салавычка кушылды да озак эшли алмады, ди авыл халкы.
Бу бинаның бүлмәсендә медпункт урнашкан. Кыш көннәрендә медпункт өчен ул тулысы белән җылытыла икән. Бүгенге көндә авылда бакча яшендәге 24 бала бар. Узган ел районнан җитәкчеләр килеп, буш бүлмәләрне карап йөргәннәр. Авыл халкы бу визиттан соң шул хәтле бакча булыр, дип өметләнгән. Тик ачылмаган. Ачылган очракта ничә хатын-кызга эш урыны булыр иде. Аларның кайберләре эшсез, икенчеләре бала карап өйдә утыра. Ә гаиләне туендырырга кирәк. Шуның өчен кайбер ирләр читкә китеп, шабашта эшләп йөрергә мәҗбүр. Ихтыяри-мәҗбүри дигәндәй, ул "соры хезмәт базары" на кереп китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250