Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ватаным» — Балтачта

Күптән түгел «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, журналистлар Гөлсинә Хәбибуллина һәм Зөлфәт Хәйруллин райондашларыбыз белән очрашты.

12 райондашыбыз «Ватаным Татарстан» газетасының актив хәбәрчесе булып тора. Очрашу вакытында аларга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрдән һәм рәхмәт сүзләреннән җитәкчеләр дә читтә калмады. «Арбор» һәм «Кызыл юл» җәмгыятьләре җитәкчеләре Х.Баязитов, Ф.Хәйруллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе А.Гатиятуллинаның газета белән тыгыз элемтәдә торуы ассызыкланды. Хезмәтләре газета эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйле булган хат ташучыларга да олы хөрмәт күрсәтелде. Рәхмәт хатыннан тыш, Миңназыйм Сәфәров кулыннан «хат» та кабул итеп алды кызлар. Очрашу вакытында вакытлы матбугатның бүгенгесе, киләчәге хакында сөйләшенде. Газета-журналларның күңел ачу чарасы булып калуына борчылып, кыю фикерләр дә белдерелде, теләк-тәкъдимнәр дә әйтелде. Якташ журналистыбыз, күпкырлы талант иясе Зөлфәт Хәйруллин тамашачыларга үзенең җырларын һәм шигырьләрен бүләк итте, кайбер тамашачыларның шаржларын да ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250