Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа мөмкинлекләр

«Ана капиталы» сертификаты бүгенге көндә гаиләләр өчен зур ярдәм булып тора. Ә менә агымдагы елның 14нче ноябрендә кабул ителгән 931 нче номерлы карар әлеге акчаларны куллану мөмкинлеген арттырды.

Гадирәк итеп әйткәндә, бүген «Ана капиталы»н балалар бакчасына балаларга айлык гүләү өчен файдаланып була. Шул уңайдан район Пенсия фонды идарәсе белгечләре ачык калган сорауларны хәл итү максатыннан мәгариф бүлеге хезмәткәрләре белән очрашып сөйләшүләр үткәрде. Ә үткән атнада исә бнчы номерлы балалар бакчасында шушы темага багышланган ата-аналар җыелышы булып узды. Әти-әниләргә кара-каршы аралашу мөмкинлеге бирүче әлеге очрашулар киләчәктә бистә һәм авыл балалар бакчаларында дәвам итәчәк. Әлеге мәсьәлә белән кызыксынучы сертификат ияләре район Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев