Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңгул авылының аяусыз тыл хезмәтчәне – Илһамия апа Зәкиева.

Сугыш ул - фажига,сугыш ул - афәт! Шул афәт чорында аяусыз көч куйган тыл хезмәтчәннәренең исемнәрен белмәү гөнаһтыр.

Яңгул авылында да бик күп тыл хезмәтчәннәре яши. Шуларның берсе - Илһамия апа Зәкиева. Мин Илһамия апаның тормыш юлы, башыннан кичергәннәре турында кызыксыну нияте белән аның өенә бардым. Сәхифәбез бик күңелле башланып китте. Әңгәмәдәшем аралашучан кеше булып чыкты.
Илһамия апа 1931нче елның 14нче мартында Яңгул авылының урта хәлле гаиләсендә туган. Гаиләдә дүрт бала үскәннәр алар. "Әтием сугыштан 1945нче елны кайтты. Кайткач колхоз рәисе булып эшләде, сугышка хәтле дә шул эшендә эшләгән иде. Әнием бригатта эшләде. Гомер буе колхоз өчен тир түктеләр, газизләрем,"-дип искә ала Илһамия апа. Әтисе - 1954нче елда, әнисе 1955 нче елда вафат була.
Ул чакта кешенең бик кадерле вакыты иде бит. Абыем Рәшит - һәрчак тракторда, энем Фәрит - машинада, сеңлем Фәния фермада эшләде. Хәзер бертуганнарым арасында мин генә исән калдым инде. Мин үзем гаиләдә икенче бала идем. Авылда жидееллык мәктәпне тәмамладым. Аннары, кайда кушсалар, шунда эшләдем.
1946нчы елда бригатта эшләдем: көлтә бәйләдек, ындыр суктык. 1947нче елны сарык фермасына эшкә кердем. Шул ук елның кышында Лаешка урман кисәргә жибәрделәр. Аннан кайткач, сыер фермасында хезмәт куйдым.
1976нчы елдан сөт жыючы булып эшләдем. Шушы хезмәтемне 12 ел буе башкардым. Эшләмәгән эш калмады инде. Хезмәт хакы түләү юк иде ул чакта. Без: "тиене бераз булса да жыелып барса иде", - дип тир түгә идек", - дип искә ала ул чакларны Илһамия апа.
1986нчы елның 18 апрелендә лаеклы ялга чыккан ул. Шуны әйтеп үтәргә кирәк: Илһамия апа - күп медальләр,таныклыклар кавалеры ул. Алар арасында "Бөек Ватан сугышы чорында аяусыз хезмәте өчен", "Бөек Ватан сугышы чорында батырларча хезмәт иткәне өчен" бирелгән һ.б бик күп таныклыклары бар.
Илһамия апа Рафаис исемле бер ул тәрбияләп үстерә. Ул хәзерге вакытта Казанда эшли. Бүгенге көндә Илһамия апа килене Хәлимә гаиләсендә көн күрә. "Киленем, оныкларым, туганнарым янымда биеп кенә йөриләр. Бар теләгемне үтәп, күңелемне күреп торалар",- ди ул. Мин исә үз чиратымда аңа исәнлек-саулык, сәламәтлек, хәерле озын гомерләр телим! Мәңге картайма, Илһамия апа! Синең барлыгыңны тою - безнең өчен олы куаныч, юаныч ул!
Рәсүлә Әгъзәмова,
Яңгул мәктәбенең
10нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250