Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ямь тудыручылар

Рәсми рәвештә Әниләр көнен зурдан кубып бәйрәм итә башлаган елларда тантаналы җыелыш трибунасыннан ул чактагы глава Марат Хәйевич Зариповның бер җөмләсе күңелгә берегеп калды.

- Әлбәттә, беренче чиратта күп бала тәрбияләп үстергән аналарны башкаларга үрнәк итеп куябыз, зурлыйбыз. Шул ук вакытта ике яки бер генә баланы да үстереп кеше иткән аналар да, һичшиксез, олы хөрмәткә лаек, дигән иде.
Чыннан да, йөрәк җимеше булган газизен күкрәк сөте имезеп, гомер буе җил-давылдан саклап, аларны тормышка яраклы, игелекле, сәләтле итеп үстереп җиткерү өчен чиксез хезмәт куярга кирәк. Ананың мондый фидакарьлеген бәяли белгән һәркайсыбыз аны кадерли һәм зурлый белергә бурычлы. Шунысын искәртим: гаиләдә бала багып кадерле булып яту социализм чорында хәзерге кебек хуплана торган күренеш түгел иде шул. Шуңа күрә дә гаиләдә ике-өч бала үстерү гадәткә кереп калды.
Мин бу мәкаләмдә башкалардан әлләни аерылып тормаган гадәти бер гаилә турында язып үтәм.
Беркөнне шулай, тар тыкрыктан ветстанциягә таба төшеп барам. Тәрәзә төбендә гөлләр балкыган йорттан төп хуҗасы булган Мөнәвәрә апа Минһаҗева каршыма килеп чыкты. Күршеләренә сөткә кереше икән. Ипләп кенә хәл-әхвәл сорашуыма:
- Сиксән яшькә җиттем бит инде, Фәридә, әллә ни майтарып булмый. Күзләрем дә начар күрә, шулай да өй тирәсендә кыштырдыйм әле, - ди. Һәм шул ук вакытта килене Кадрия турында да искәртергә онытмый: - Бик ипле, игелекле, ягымлы булды киленем. Шуңа күрә кадер-хөрмәттә яшим, балаларым, оныкларымның һәркайсы миңа карата бик әйбәт мөнәсәбәттә.
Ире иртә үлеп, ялгыз килеш 2 кыз, 1 егет аякка бастырган Мөнәвәрә апа озак еллар райпо системасында өлкән бухгалтер булып эшләде. Төгәллеге, таләпчәнлеге, ярдәмчел булуы белән аерылып тора иде. Кызлары Зөһрә белән Гүзәл медсестра һөнәрен сайладылар, Зөһрәсе әле дә үзәк хастаханәдә иң тәҗрибәлеләрдән санала. Улы Таһир да тормышта үз урынын тапты. Кадрия белән тигез-тату гомер кичерәләр. Бер ул үстереп, өй салып башка чыгардылар.
Төп йортның гаилә учагын уңайлы итеп көйләп торган Комзавод кызы Кадрия район почта бүлекчәсендә подписка өчен җаваплы. Эшен җиренә җиткереп, намус белән башкара, тәртипле, ипле кеше. Кем генә гозер белән мөрәҗәгать итсә дә, ачык чырай күрсәтеп, нигезле итеп җавап бирә, ярдәм итә, вәгъдәле, төгәл, эшлекле. Башкаларга яхшылык эшләүдән тәм таба белгән ихлас зат дип беләм мин аны.
Әле күңелем белән барлап чыктым. Безнең тирә-як урамнарда да кайнана белән бер-берсен кайгыртып, тату гомер кичергән күркәм гаиләләр, мәрхәмәтле киленнәр шактый икән. Әниләр бәйрәме уңаеннан андыйларга һәм аларның төпле акыл белән гаилә иминлеген саклый белгән мәнле-мәгънәле кайнаналарына хөрмәте дә икеләтә тиештер. Табигате буенча наз өләшергә сәләтле хатын-кызларыбызның һәркайсы йортта ямь тудыручы булып тора бит.
Фото: http://lib.rus.ec/b/107052/read

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250