Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яратудан алдашу

«Менә ни өчен кешеләр малга табына икән, – дип уйлап куйды. – Әгәр дә дөресен әйтсәм, ул минем янга килеп тә карамас, хәерче бер кызны затлы машинасына утыртып йөрүенә дә гарьләнер әле»

Җир өстендәге һәммә кеше, тормыш чынбарлыгыннан качып, бәхет бары тик акчада гына дип яшәгән бер мәлдә, ул да ялганга табан бер адым ясады. Ничекләр башына килгәндер?.. Никләргә генәдер?.. Үзен үзе алдавына үкенеп, мендәренә капланып, ничәмә-ничә кат яшь түкте инде менә... Тик соң шул хәзер. Бәлки, әле соң да түгелдер...

Кызның һаман матур ялганга ышанасы һәм аны да ышандырасы килә иде. Бу матур ялган аны беренче адымнарын атлаганда иреклерәк иткәндәй тоелган иде. Байлыкның кешегә күпмедер дәрәҗәдә бәйсезлек рәхәтлеге бирә алуын да шунда чамалады сыман ул... «Менә ни өчен кешеләр малга табына икән, – дип уйлап куйды. – Әгәр дә дөресен әйтсәм, ул минем янга килеп тә карамас, хәерче бер кызны затлы машинасына утыртып йөрүенә дә гарьләнер әле».

Һәм бөтенесе дә үзгәрер, Җир шары да кирегә табан әйләнә башлар кебек тоелды. Гөлләрнең кинәт кенә хуш исләре бетеп китәр, кояш нурсыз калыр, салават күпере дә черек басмадай күк катыннан ишелеп үк төшәр сыман иде... Аннан яшәве дә үзгәрәчәк бит. Иң кирәге – тормышта тотынып торырдай бердәнбер өмете югалып китәргә дә мөмкин әле... Аңардан башка яшәү яшәүме инде ул?! Тере көенчә мәет булып җир өстендә йөрү генә булмасмы?

Әйе, сөйгәнен югалту кыз өчен үлемгә тиң иде. Ярата шул ул аны. Ничек кенә ярата әле. Ап-ак болытлар күктә көн-төн туктамыйча ничек йөзеп йөрсәләр, Лилия дә мәхәббәте хакына шул болытларга кушылып китә ала. Җилләр ни рәвешле иссәләр, кыз да сөюе хакына нәкъ шушылай ук туктаусыз бөтерелеп яки йомшак кына һаман алга алгысып тора алыр иде. Тик мондый теләк-гамәлләрне, мәңгелек җиһан гына тоемлый аладыр шул... чөнки ул мәхәббәтне күп тапкырлар күргән. Барысын да зур йөрәгенә яшергән...

...Алар биш катлы кызыл кирпеч йортның урта подъезды каршысына кайтып туктадылар. Егет, чем-кара иномаркасыннан төшеп, сул яктагы ишекне ачты да кызга дәү кулын сузды.

– Битләрең алсуланып киткән, салонда эссе булдымы әллә, матурым? Әйтсәң, кондиционерны кабызыр идек бит...
Егет елмая-елмая машинадан чыгып җиргә баскан кызның алсу бит алмаларын бармак очларын гына тидереп сыйпап алды.

– Юк, болай гына...
– Әниең күрер дип куркасыңмы әллә?
Кыз дәшмәде.

Егет, горур башын күтәреп, өске каттагы тәрәзәләргә төбәлде. Дөньяның бар караңгылыгын йоткан, һәммәсе бертөсле чем-кара тәрәзә пыялаларында яшендәй сызылып, ялт-йолт серле нурлар уйнаганын, кояшның да сәер чагылышын күрергә була иде. Кыз нигәдер аскы каттагы тәрәзәләргә карап торды. Заманча пыялалар буйлап рәт-рәт кара машиналар шуышканы, карт топольләрнең караңгы шәүләләре чайкалганы күңеленә шом өстәгәндәй тоелды.
«Подъезд ишеге ачык микән соң?» – дип куркып уйлап куйды ул.

Гадәттә, беркайчан да бикләмиләр аны, чөнки шунда, беренче катта гына, тәүлек буена эшли торган кибет ачып куйдылар. Ишеген икенче яктан ясарга җыеналар икән, дигән хәбәрләр ишетелсә дә, башка яктан керү урынын тишеп, бикләп алсалар да, нигәдер бу эшне тулысынча башкарып чыкканнары юк әлегә.

– Йә, бу юлысы әйт инде, кайсысы сезнең тәрәзәләр?
– Син кайсылары дип уйлыйсың?

Кызның тавышы ишетелер-ишетелмәс кенә чыкты, үзе дә сизмәстән иң башлары җыерылып куйды, ирексездән озын керфекләрен җиргә кадады. Кинәт кенә аяк буыннары йомшап киткәндәй булды.

Егет һаман әкрен генә гоманлавын белде:

– Әлбәттә, иң өстәгеләре... Бишенче катта... тәк... сул яктагылары...

Кыз дәшмәде. Башын күтәреп, тыйнак кына янәшәсендә басып торган егетнең бит очыннан үбеп алды да йөгерә-йөгерә затлы ишек артына кереп югалды. Сөйгәненең тонык тавышын ул гүя офыкларның аргы ягыннан ишетте:

– Иртәгә сөйләшкән урында сәгать алтыда көтәрмен...

Егет, кызның шәүләсен күрергә теләп, караңгы тәрәзәләргә текәлеп, бик озак басып торды. Тик тыштан берни дә күреп булмый иде шул. Ул әллә нинди яңа төрле корылмалар, кара пыялалар уйлап тапкан төзелеш кешеләрен эчтән генә сүгеп тә алды кебек...

– Төрмә дип белгәннәрме әллә кеше яши торган йортларны? Кемгә кирәк мондый караңгылык? Белмим, кемнәргә генә кирәктер...

Лилия шушы сүзләрне ишеткәндәй булды. Ул ишекне киереп ачып эчкә кереп басты. Бер кыргарак авышып, таш диварга сөялде. Йөрәк тибеше урамгача ишетеләдер кебек тоелды. Аның авыр аякларын урыныннан кымшатырлык та хәле калмаган иде.

– Йа Ходаем, никләр миңа бу җәза? – диде ул, кемне гаепләргә дә белмичә.

Ишек тоткасына кемнеңдер тотынганын ишетеп, ул баскычларга табан атлап китте һәм бар сынын җыеп тиз генә икенче катка юнәлде. «Кибеткә керүче булды бугай», – дип уйлап куйды. Һәм икенче каттагы караңгы тәрәзә янына килеп басты. Эчтән урам ап-ачык күренә, егет, тәрәзәләрнең кайсына да карарга белмичә, башын әле уңга, әле сулга боргалап, аны эзли иде.

– Йә, кайтып кит инде, матурым, – диде кыз, үзе генә ишетерлек итеп. Ул кесә телефонын тартып чыгарды. Егеткә нәкъ шулай дип әйтәсе килде. Янә бөтен тәне кызышканны тоеп, аны кире үз урынына, сумкасына салып куйды. Егет кузгалырга уйламады да кебек...

Лилия тимер челтәрле баскычларга тотына-тотына өченче катка ук менеп җитте. «Нигә бәхетсез соң мин?» – дип, үз-үзенә сорау бирде ул. Әлбәттә, бәхетсезлегендә кыз һаман берәүне генә гаепли, ул – әнисе иде. «Бөтен кеше фатирларда яши, гомере буена эшләп тә аңа гына, бер бүлмәлене булса да ничек бирмәгәннәрдер инде? Димәк, сорамаган. Димәк, минем язмышым аны артык борчымаган...» Шулай уйлый башлады исә, ул иң якын кешесе – әнисе белән ике арага салынган бозлы күпер кырында басып калгандай була. Бөтен җанына салкын үтеп керә. Һәм кайчакта яшисе дә килми башлый...

Кыз, караңгылыкны сөртеп алырга теләгәндәй, салкын пыяланы сыпырып-сыпырып куйды. Ул гүя «сөрем» аша да егетнең ахактай янып торган күзләрен күрде... «Кем белә, бәлки әле аның да нәкъ шушындый йортта яшисе киләдер. Яхшы машинаны бит хәзер бөтен кеше дә бурычка ала. Банклар акчаны капчыклап бирә ич... Әти-әниләре түләп кенә бетерсен... Тик үзе әйтмәгәч, кайлардан беләсе соң аны? Бер дә тулай торакта үскән егеткә охшамаган шул ул».

Кыз яхшы машиналарда җилдерүче күршеләрен, төркемдәшләрен күз алдыннан үткәрде. Кешеләр бай булып күренергә ярата торган заман шул бу... Ул әле күптән түгел генә байлар күченеп яши башлаган шушы йортның кызыл кирпечләренә ачу түгеп карады. Салкын кирпечләрнең һәммәсе дә аның хәлен сизеп торадыр, хәтта исәрлегеннән көләләрдер кебек тоелды. Адәм балалары җир өстенә нигә бер дә тигез яратылмаган икән соң?

– Бар, кайт инде, матурым, әниең көтәдер...

Кыз җөмләсен пышылдап кына әйтте һәм дүртенче катка менә башлады.

Инде менеп җитеп бара иде ул, кинәт кемнеңдер ¬тимер ачкычларын шалтыратып ишек ачканы ишетелде. Лилия адымнарын кызулатты. Гүя шушы тозак-тавыш, куяндай калтырап, үзәге аша үтеп чыкты... һәм өске катка элдерде. Тукталып, колакларын шомрайтып тыңланды. Тавышның тек-тек итеп аска табан тәгәрәп китүен тоеп торудан рәхәтлек сизеп, ниһаять, җиңел сулап куйды.

«Шөкер, әлегә күрмәделәр... Күрсәләр, ни диярсең? Кемгә килдегез сез, дип сорасалар... Берүк очрый гына күрмәсеннәр, Ходаем. Затлы йортларда бер дә гади кешеләр яшәмидер әле... Кайсы директордыр, арада министрлары да бардыр... Җаваплы кешеләр алдында җавап тотып кемнең ни исбат итә алганы бар соң? Гаепсездән гаепле булып куялар бит һәммәсе дә...»

– Киттеңме инде, матурым? Кайт инде өеңә!

Кыз, шулай сөйләнә-сөйләнә, тәрәзә янына килеп сөялде. Ул инде үзенең алдашканына да үкенә башлаган иде: «Матди байлыкның мәхәббәткә ни катнашы булсын соң? Яраткан ярларын чатырда яшәсә дә, ташламаучылар турында күпме әсәрләр язылган бит әнә...» – дип уйлап куйды. Шуларны белә торып, ни дип мондый адымга барды соң әле ул? Нинди шайтан котыртты аны?

– Нишләп торасың инде, матурым?

Лилия җөмләсен кычкырып ук әйтте. Чөнки егет, караңгы тәрәзәләргә төбәлеп, һаман нидер көтә иде. Әлбәттә, аларның ачылып китүен, аннан кызның, башын тыгып, «Мин сине яратам!» дип кычкыруын көткәндер ул... Тик бу хәл мөмкин түгел иде шул. Дөресен әйткәндә, Лилия аларның ничек ачыласын белми генә түгел, хәтта күз алдына да китерә алмый, мондый куркыныч затлы билгесезлеккә кулы белән кагылып, нидер эшләргә алынудан уттан курыккандай курка да иде.

Егет чалбар кесәләрен капшап карады, сул кесәсенә тыгылып ниндидер кечкенә генә төргәк тартып чыгарды һәм аны ипләп кенә сүтә башлады. «Акбур!» дип уйлады кыз. Егет кулындагы ак җисем чынлап та акбур иде. Менә ул асфальтка иелде... Менә ул үзе кадәрле дәү хәрефләр белән юлны тутырып яза башлады: «Лилия!»

Кыз елмайды. Аңа бик тә рәхәт, шул ук вакытта бик тә кыен иде. «Нишләп кенә алдаштым икән соң мин?» – дип сорау бирде ул үз-үзенә.

Шушы мәлдә, бай һәм затлы диварларга сөялеп, бәхетле мизгелне күзәтү, караңгы тәрәзәләргә төбәлү вакытлыча гына булса да, матди байлыкка кызыккан заманга яраклаштырса, чибәр егетнең ишек төбендә аны уйлап таптанып торуы җанына рухи дәрт өсти кебек тоелып китте.

Егет соры асфальт өстеннән вак таш кисәген читкә тибеп очырды. Бөгелеп тагын ниләрнедер алып ташлады. Һәм тагын язарга иелде. Кыз игътибар белән аны күзәтте. Шул мәлдә астан өскә таба менеп килүче аяк тавышлары ишетелде. Кыз тавыш иясенең бишенче катка ук менеп җитмәвен тели иде. Ул Ходайга ялварды: «Күрмәсеннәр иде мине, Ходаем!»

Кыз бу йорт тирәсендә гел кырыс, тормыштан бик үк канәгать булмаган затлардай салкын йөзле кешеләрне күзәтештереп йөри, алардан җанына бер генә тамчы да мәрхәмәт очкыны төшмәячәген электән үк сиземли иде. Тик тавыш һаман якынайды. Ул һаман өскә табан күтәрелә, күтәрелгән саен, тимер үкчәнең таш идәнгә шак-шок бәрелгәне куркынычрак, хәтта шомлырак булып ишетелде.

Сагаеп, тыңлана-тыңлана, Лилия баскыч култыксасына тотынды. Аның тез буыннары тәмам йомшап бетте. Ул инде аска төшеп китәргә әзерләнде.

– Мадам, сез кемгә килдегез?
Кыз, каушаганын сиздермәскә теләп, хатынга арты белән борылды.
– Мадам?..
– Сезгә килмәдем, – диде кыз йомшак кына.
– Алайса, Нуриевларгадыр?
– Гафу итегез, мин китеп барам инде...

Кыз, бу сүзләрнең ничек кинәт кенә башына килүенә сөенеп, култыксаларга тотына-тотына аска төшеп китте. «Мадам, имеш... бәлки, мадемуазельдер», – дип кабатлады ул эчтән генә, ачуы килеп.

Хуҗа хатын, киң кырлы кара эшләпәсендәге вуаль астыннан сөзеп кенә карап, мәрмәр сындай катып, аны очлы күзләре белән чәнчи-чәнчи озатып калды.

Аңлады Лилия, әлбәттә, аңлады. Чит биләмәгә керергә ярамаганын ул болай да белә иде. Аны сөйгәненә лаек җан иясе буласы килү теләге шушы хәлгә төшерде. Бәлки, аны югалтасы килмәү теләге көчлерәктер дә әле...

Югарыдан карап тору ничек рәхәт иде шулай да!..

Лилия әлеге бай ханымны гына түгел, кызыл чирәпле затлы йортны да сөйми башлады кебек. Байлар тар күңелле була икән шул... Аларның тулай торагына кемнәр генә керми дә, кемнәр генә куна калмый! Берсенә берәр сүз әйтсәләр икән!
Кыз подъезд ишегенә якынайды, сызык кына ярыктан тышка карады. Урамда кеше заты күренмәде. Машина урыны да буш иде. Аның күңеленә җылы йөгерде. Тоташ затлылыктан торган салкын диварлардан, ниһаять, котылуына ихлас сөенеп, бик теләп урамга чыкты. Әллә нинди кырыс, куркыныч тоткынлыктан азат иткәннәр диярсең... Тирән итеп сулыш алды.

Әле өсләренә яшеллек иңеп кенә килгән, әле бер кат та җилдә тибрәлеп, бөтенләй дә шаулап карамаган яшь яфракларга ул яратып төбәлеп торды. Алар һаман кояшка табан үрелеп, шул арада тагын да яктырып киткәннәр күк тоелды. «Караңгы тәрәзәләр бар булды ни аларга, юк булды ни – ник берсен бер кызыктырсыннар соң! Яфрак булып ачылалар да ямьле җәйләрдә рәхәт чигеп яшәп калалар, ичмасам. Баксаң, әле аларның безнең пышылдашып кына бер-беребезгә «яратам!» дип әйткәнне дә тыңлыйсылары киләдер», – дип уйлады кыз.

Ул, әкрен генә, үзләре яшәгән тулай торакның искереп карала башлаган шифер түбәләренә карый-карый, өйләренә кайтып җитте. Ике як тупсасыннан да кубып асылынып төшкән, кеше башы чаклы тишекләренә фанер кагып бөтәйтелгән ишекләренә текәлеп туктап калды. «Бу ишекләрне беренче кат күргән кеше нинди хисләр кичерергә мөмкин икән?» – дип уйлап куйды. Хәер, ул үзе ияләшкән инде. Моңарчы җир йөзендә башка төрле ишекләр дә буладыр дип башына да китергәне юк иде. Димәк, кешеләрнең байлык һәммә нәрсәдән өстен дип сөйләшүләре хак булып чыга түгелме?

Кыз сорауларына җавап таба алмады. Ни өчен берәүләр, бер көн эшләмәсәләр дә, затлы фатирларда яшиләр? Икенче берәүләр гомере буена бил бөгеп тә тулай торакның кысан бүлмәсендә интегә? Нигәдер башына килгән бу сораулары да җавапсыз иде.

Аны тулай торак вахтёры каршы алды:
– Әниең кайтып җитмәде әле, – диде ул, гадәттәгечә. – Ачкычың бармы соң?
– Бар.

Гүя ул үзе түгел, аның белән башка кеше сөйләште. Хәер, гадәтләнгән сораулар, күзләр күнгән кыршылган соры стеналар – монда кыл кадәр дә үзгәреш сизелми иде...

Кыз, нигәдер песи учы кадәрле генә күренгән суык бүлмәгә кереп, караватына ауды. Аның өчен мәхәббәт газабы, алдашу үкенече һәм сөюен югалтасы килмәү теләге һәммәсе бергә кушылган, алар аңа сөенеч китерәсе урынга әрнетеп җанын талкыйлар иде.

«Әнием гаепле һәммәсенә...» дип нәтиҗә чыгарды ул.

...Алар әнисе белән авылдан бик сәер итеп чыгып киттеләр. Әнисе ул көнне иртүк торып өй җыештырды. Идәннәрне юды, көзгеләрне сөртте. Кәстрүл-тәлинкәләргә кадәр ялт иттереп тип-тигез итеп өстәлгә тезде дә өсләренә чиста сөлге япты. Ишек бавына эленеп торган тастымалның да чәчкәле ягын өскә каратып, тигезләп куйды. Өй гөлт итте. Аннан әнисе Лилиягә яңа күлмәген кигезде. Каядыр барасыларын кыз шунда гына сизенде.

– Без кибеткә барабызмы әллә, әнием? – дип сорады.
– Китәбез!
– Кая китәбез?
– Еракка...

Әтисе дә, әбисе дә эштә иде шул. Белсәләр, бәлки, яннарыннан бер карыш та җибәрмәсләр иде.

Ул көн чалт аяз, зәңгәр күктә бөтерелеп кошлар оча, алар да кайларгадыр ерак-еракларга сәфәр чыкканнардыр шикелле. Үләннәрнең канат очларына кунып энҗе нурлар җемелдәшә, аларны коймаска тырышып, талгын гына җил исә иде. Шуңадырмы, кызга үзләре чыккан юлның теге очында әкияткә тиң гүзәл тормыш көтәдер күк тоелган иде.

Ә бер тапкыр, ник шулай бөтенесен ташлап китүләре турында кызыксына башлагач, әнисе: «Бәлки, әтиең үзе безнең янга күчеп килер әле, кызым. Ул сине бик ярата бит», – дип куйган иде. Кыз озак еллар буена әтисен көтте. «Кызым минем» дия-дия, итәгенә утыртып, чәчләреннән сыйпаганын кич саен, йоклап киткәнче, башка уйларга ияртеп күз алдыннан җибәрмәде. Тик килмәде шул әтисе... Димәк, үз әнисен күбрәк яраткандыр инде ул...

Бераз үсә төшкәч, ул, әнисенең сүзләрен хәтерләп:
– Әти нигә безнең янга күченмәде икән? – дип сорады.
– Әтиең бик намуслы кеше, ул ялганларга яратмый, – дип җаваплады әнисе. – Дәү әниең бер дә хупламас иде шул...

Хәзер аңа бик күп еллар үткән инде. Тик нигә һаман бәхетле түгел соң аның әнисе? Нигә соң ул һаман тулай торакның тынчу бүлмәсеннән башка дөньяны күрергә бер дә омтылмый икән? «Тауга менсәң – тау биек, түбән төшсәң – тамырлык», – ди дә тик яши бирә шулай. Кыз үз сорауларына үзе җавап таба алмады. Тик шунысы ачык: аның бик тә, бик тә бәхетле буласы килә иде. Хәер, әнисе дә кызының үзеннән бәхетлерәк булуын тели бит. Аллаһка ялварып сораган чакларын да күргәне бар хәтта... Шул чакларда аңа аеруча моңсу булып китә...

Кызның җанын янә ялганның очлы уклары көйдереп үтте... Әйтергәме әнисенә монысын, юкмы? Хәтере калачак инде, әлбәттә. Үстердем, диячәк. Укыттым, диячәк... Балалар үзләрен генә яраталар, диячәк... Аның бу сүзләрне күп тапкырлар ишеткәне бар инде...

Кыз, үзен һәм әнисен жәлләп, кинәт кенә мендәренә капланып сулкылдый башлады. Шул чакта ишек ачылды, һәм бүлмәгә әнисе килеп керде. Ул кызының комачтай кызарган күзләрен күреп өлгергән иде инде.

– Тагын ни булды, балам? – дип сорады.

Кыз дәшмәде. Ул, кул аркасы белән битен сөртә-сөртә, коридорга чыгып китте. Озын коридорның аргы башындагы кухняга керде һәм тулай торакка яны белән торган затлы кирпеч йортның караңгы тәрәзәләренә текәлде. Аннан егетнең асфальтка «Лилия!» дип язганын исенә төшерде. Күзләрен йөгертеп, шул язуны эзләп тапты.

Хәрефләр аңа тараеп, кысылышып беткәндәй, хәтта берсе өстенә икенчесе менеп киткәндәй тоелды. Хәрефләрнең берсе дә, якын итеп, аңа таба карамый иде шул... Лилия исеме янәшәсендәге язуны көчкә-көчкә укый алды. Кызның нәкъ шушы заманча караңгы тәрәзәләргә төбәлгән исеме янәшәсенә «Мин сине яратам!» дип язылган иде...

Фирүзә Җамалетдинова.

Фото ачык чыганактан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш

2
X