Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярдәмнәргә күңел сөенә

Тирә-юнебездә рәхимле, киң күңелле, юмарт кешеләр яшәвенә авылыбызда мәчет төзегәндә бер инанган идек инде. Әле дә һич уйламаган урыннан, өмет итмәгән кешеләрдән ярдәм күрәбез дә, ихлас сөенеп, бар әле дөньяда мәрхәмәт дип куясың.

Курмала авылының уңган-булган Галиевлар гаиләсен районда күпләр белә. Уллары Алмаз күптән түгел авылыбыз мәчетебез  тәрәзәсенә күз явын алырлык калай кәрнизләр ясап төшерде, үзе урнаштырып та китте. Бушка. Алмазның бу гамәленә сөенеп бетә алмадык. Чит авылга шулкадәрле зур бүләк ясады ул. Иске Салавыч авылы кияве Галәмҗан исә унике өстәл, аларга җитәрлек бик матур клеенка алып бирде. Ул инде Иске Салавыч мәчетенә дә шактый ярдәм иткән кеше. Бу изге ниятле кешеләргә барлык авылдашлар исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Изге гамәлләре үзләренә дә изгелек булып кайтсын.

Рауза Зиннәтуллина,

ветеран укытучы.

Яңа Салавыч авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм