Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярминкәләр күңелле уза

11 август көнне район мәдәният үзәге янындагы мәйданчыкта иртән- иртүк район кулланучылар җәмгыяте белән шәхси эшмәкәр кибетләре хезмәткәрләре палаткалар корды, җиһанга музыка таралды.

«Мәктәпкә хәзерләнергә булыш» дигән акция кысаларында ярминкә көн уртасына кадәр дәвам итте. Һәркем баласына уку кирәк-яраклары алырга ашыкты. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре сату-алу вакытында акцияне оештыруда үзләреннән зур өлеш керткән иптәшләрне, эшмәкәрләрне мактап телгә алды, ярдәмгә мохтаҗ балаларга рәхимле булулары белән абруй яулаган «Бәхет» кибетләр челтәре хуҗасы Рәсимә Сәгыйтовага, «Юмарт» кибете хуҗасы Венера Җәләевага, «Азат» ягулык салу станциясе җитәкчесе Артем Шәрәфетдиновка социаль яклау бүлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Шунда ук Крымск каласындагы су басуларда зыян күргән ватандашларга гуманитар ярдәм җыюда актив катнашкан «Гиппократ», «Сихәт» даруханәләре, район Пенсия фонды идарәсе коллективы район Советы башкарма комитетының Рәхмәт хатларына лаек булды. Ярминкәдә бик авыр хәлле гаиләдән булган 8 беренче сыйныф укучысына спорт формалары бирелде, азкеремле гаиләдән булган 20дән артык балага уку кирәк-яраклары тутырылган пакетлар өләшенде. Ә инде 1 сентябрь - Белем бәйрәме көнне районыбызда тәүге мәртәбә мәктәпкә баручы һәр балага муниципаль район башлыгы күрсәтмәсе буенча, уку кирәк-яраклары тутырылган мәктәп сумкалары бүләк ителәчәк.
Волонтерлар ярминкәгә килгән һәркемгә мәгълүматлар язылган буклетлар өләште, мәдәният үзәге хезмәткәрләре концерт куйды. Ярминкәләр күңелле уза шул хәзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250