Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ятимне рәнҗетмә!

Аллаһы Тәгалә берәүләргә - ир бала, икенчеләргә кыз бирә. Кемгәдер икесен дә бирә, ә кемнедер бөтенләй баласыз калдыра. Коръәндә: "Аллаһы Тәгалә Кодрәт иясе, барысын да белүче", - дип әйтелә.

Бу дөньяда ата-ана бала өчен Аллаһы Тәгаләнең иң зур нигъмәте һәм рәхмәте булып санала. Әгәр дә бала ата-ана тәрбиясендә икән, ул төрле яклап мәхәббәт һәм өлфәт белән уратылып алынган була. Әгәр дә бала атасын я анасын югалтса, күп югалтуга дучар була. Бу зур кайгы һәм хәсрәт. Читтән караганда ятим балалар башка балалар кебек үссәләр дә, чынлыкта алар бик зур мөшкеллектә булалар.
Мөхәммәд (с.г.в.с.) үзе дә ятим булган икәнлеген тарихтан беләбез.
Безнең динебез ятимнәргә яхшылык кылырга куша. Ниндидер сәбәп белән ятим бала безнең кулыбызга килеп эләккән яки ул сабыйны күреп, белеп яшибез икән аны яратырга, дөрес карашта булырга кирәк. Бер хәдистә: "Ятим баланы тәрбияләгән кеше Пәйгамбәребез белән ике бармак арасы якынлыкта булыр", - диелә.
Бүгенге көндә кайбер ятимнәрнең әтисе я әнисе, яки икесе дә үлгән булсалар, ә кайбер балалар әти-әнисе булган килеш тә ятимнәр йортында яшиләр. Кайбер гаиләдә бала әнисе белән генә үсә, әтисе тәрбия эшләрендә катнашмый. Бу кешеләрнең дини яктан зәгыйфь булуларыннан килә. Тик иң куркынычы - мондый әтиләр мөселманнар арасында да бар. Әгәр дә хатыны белән аерылып, әти кеше баланы мал белән тәэмин итүдә, тәрбия кылуда, үстерүдә катнашмый икән, бу бала шулай ук ятим.
Мисал китереп үтәсе килә. Бер кеше яшь кенә кызга өйләнгән. Кәләшнең беренче никахыннан кечкенә генә баласы булган. Башта, матур гына яшиләр. Тик уртак балалары тугач, әтисе өчен тегесе инде үгигә әверелә. Ул баланың "гаебе"н табып кына тора. Башта бу сабыйга гел кул күтәрсә, соңыннан куып та чыгарган. Бу хәл безнең арада барлыкка килкән икән, аның бит туганнары, якыннары, дуслары да бардыр. Ник соң аңа беркем бер сүз дә әйтмәгән? Бәлки бу кеше үзе дә җомга намазларына йөридер? Ләкин сүзебез бу кеше турында гына түгел, үзебездә мондый гаеп юкмы?
Аллаһы Тәгаләнең әмере буенча Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) безгә бик күп аятьләр аңлатты. Коръәндә: "Ятимне тәрбия, ихсан кылу - ул Кыямәт көнедә газаптан имин калудыр", - диелә. Бәлки, Аллаһы Тәгалә газаптан котылдыру өчен бу гаиләгә ятимне җибәргәндер? Раббыбыз аны газап итеп түгел, ә нигъмәт итеп насыйп иткән дип кабул итәргә кирәк. Ә ятимне каккан кеше Аллаһы Тәгалә нигъмәтен бәреп ташлаган кебек була, Алла сакласын.
Аллаһы Тәгалә ятимнәрне гаепсез, нахакка рәнҗетүдән катгый рәвештә тыйды. Ятимне үз балаңнан да югарырак күтәрергә кирәк. Чөнки ул бала болай да югалтуда, аңа болай да авыр. Әгәр дә үги әти-әни дөрес тәрбия бирмәсә, аңа тагы да авыррак булачак.
Аллаһы Тәгалә: "Ятимгә ин факъ итегез", - дип хәбәр итә ( "Бәкарә" сүрәсе, 220нче аять). Ягъни ятимнең малына керешмичә, аңа үзегездән өлеш чыгарыгыз дип куша. Ә ятимнең малына кереп яшибез икән, бу тагы да куркыныч. Аны киендерү, ашату, укыту, тәрбия бирү - Аллаһ ризалыгы өчен булсын.
Үз малың булса, син аны арттырасың, кәсепкә тыгасың, сатасың, аласың. Ятим малы ул шулай ук синең кулда әманәт. Син аны үз малыңа караганда да күбрәк арттырырга тырыш. Ятимнең кечкенә генә байлыгы зурга әйләнеп, машина, фатир алырдай булсын.
Аллаһы Тәгалә "Бәкарә сүрәсе", 170нче аятьтә мөселманның югары дәрәҗәдәге сыйфатлары турында хәбәр итә. Шуларның берсе, әгәр дә сәдака бирердәй урыннар булмаса, Аллаһ ризалыгы өчен, исемеңне әйтмичә генә ятимгә ризык алып бирү, кием бүләк итү яки башка нәрсәләрдә ярдәм итү.
Бала үзенең ятим булуында гаепле түгел. Әгәр дә бүген синең кулыңда ятим бала икән, Алла сакласын, иртәгә үзеңнең балаң кеше кулына калуы бар. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Әгәр дә син ятимне рәнҗетәсең икән, иртәгә үзеңнең балаңны рәнҗетергә мөмкиннәр. Син шуңа риза булырсыңмы? Шул турыда уйлыйк.
Ятимнәрне тәрбия кылуда йомшаклык кылырга кирәк. Ачу җиңми, йомшаклык җиңә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Ятимнең башыннан сыйпаган вакытта һәрбер чәч бөртеге өчен Аллаһы Тәгалә сиңа савабын бирер", - ди. Әлбәттә, бу рия өчен түгел, Аллаһ ризалыгы өчен эшләнергә тиеш.
Фото: http://www.tmbtk.ru/ht/1673/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X