Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җыелышның көн үзәгендә хатын-кызларның яулык ябу мәсьәләсе

Озакламый хатын-кызларыбызның җәмәгать урыннарында яулык ябу-япмау мәсьәләсе РФ Иҗтимагый палатасы утырышында каралачак.

Бу хакта берничә көн элек кенә Чуашстанда уздырылган XI "Шыгырдан укулары" гыйльми-гамәли җыелышында Мәскәү шәһәре һәм Чуашстан Республикасы мөфтие, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Кырганов хәбәр итте.
- Гомумән, яулык - милли баш киеме ул. Имеш, яулыкларын салалар да дөньяви кешегә әвереләләр. Проблеманы шулай эчкә куып кертәләр. Балаларда, әти-әниләрдә ачу-рәнҗү, үпкә тудыралар. Җирле хакимиятләр, мондый карарлар кабул итеп, халыкта ризасызлык кына тудыра. Яулыкны салдырып, кешене мыскыл итәргә берәүнең дә хакы юк. Һич тә баштанаяк хиҗабка төренү турында сүз йөртмибез. Татарда андый традиция булмаган. Без хатын-кызларыбызның теләсә кайда яулык бәйләргә хокуклы икәнлеген яклыйбыз, - дигән фикерләр яңгыраган җыелышта, дип хәбәр итә матбугат.ру сайты.
Фото: http://www.akelrussia.ru/news/1/4/devushka-v-turetskom-platke/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250