Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әйтер сүзегез булса... Шалтыратыгыз: 2-62-53

«Хат ташучыларга, ягъни почтальоннарга булган хөрмәтне һәм игътибарны чагылдырган язмалар матбугатыбыз битләрендә еш басылып тора. Аларда әлеге хезмәт башкаручыларның фидакарьлеге, тырышлыгы чагылыш таба. Авылларда почтальоннар вакытлы матбугат чараларын көнендә үк кулларга тапшырып, ил-көн яңалыклары белән таныштырып баручылар. Шәхсән үзебез, Чепья район үзәге булып торган заманнардан ук, «Хезмәт»ебезне алдырып, Балтачыбыз яңалыклары,...

«Хат ташучыларга, ягъни почтальоннарга булган хөрмәтне һәм игътибарны чагылдырган язмалар матбугатыбыз битләрендә еш басылып тора. Аларда әлеге хезмәт башкаручыларның фидакарьлеге, тырышлыгы чагылыш таба. Авылларда почтальоннар вакытлы матбугат чараларын көнендә үк кулларга тапшырып, ил-көн яңалыклары белән таныштырып баручылар. Шәхсән үзебез, Чепья район үзәге булып торган заманнардан ук, «Хезмәт»ебезне алдырып, Балтачыбыз яңалыклары, якташыбыз язмалары белән танышып киләбез. Әле ярый, бу олы бәхеттән мәхрүм итмәүче почта хезмәткәрләре бар, дип сөенәм. Менә соңгы 15 елда авылыбыз халкына игелекле һәм намуслы хезмәт күрсәтүче Миләүшә Әүхәтшина адресатына да бары тик олы рәхмәт һәм мактау сүзләрен генә ирештерәсем килә. Пыжмаралылар аны бик нык ихтирам итә, гаиләсендә дә үрнәк хуҗабикә һәм кадерле әни ул. Һәрчак күтәренке күңеле, шат йөзе белән башкаларга да уңай энергия өләшә. Урамнардан узганда олысы-кечесенә сәлам биреп, хәл-әхвәлләрен сорашып үтә. Үтенечебез төшсә дә җавапсыз калдырмый, халык белән уртак тел табып, үз эшен җиренә җиткереп башкара. Шушы форсаттан файдаланып, Миләүшә ханымны һәм районыбыз авылларына хезмәт күрсәтүче почта хезмәткәрләрен 8нче июль - Рәсәй почтасы көне белән ихластан тәбриклим», дип элемтәгә керде Пыжмара авылыннан Равил әфәнде Җәләев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X