Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юксыну

Әтием Уран Мостафа улы Ишморатовка багышлана.

Әти, әтием! Нинди якын һәм ягымлы сүзләр. Бу сүзләрне әйтә алган кешедән дә бәхетлерәк кеше дөньяда бар микән? Әти кеше - ул бит безне җил-давыллардан саклаучы ныклы имән агачы, өебезне тотып торучы алтын баганабыз да. Әтиемнең изгелекләрен искә төшереп уйланып утырам, үзем тәрәзәдән табигатьне күзәтәм. Акрын гына ап-ак кар ява. Әтием, синең белән аерылганга да бер ел узып киткән инде. Сине югалтканнан бирле, ямьле, түгәрәк дөньяның зур чите кителеп төшкән күк булды. Күңелдә бушлык, сагыш. Әти, синсез өйдә бик күңелсез, кемдер җитми. Ул - син, Әти.


Ямьле февраль ае ап-аяз көн.
Җил дә тынган, белмим нигәдер?
Бөтен җирдә тынлык хөкем сөрә,
Күренмиләр кошлар нигәдер.

Аяз көнне яшен суккан кебек,
Шалтырады әллә телефон.
Менеп киттем упкын авызына.
Соң шул инде, әткәй, инде соң.

Ышанмыймын, диеп, өзгәләнеп,
Кычкырдым мин бөтен тарафка.
Бу хәбәрне ишеттеме икән,
Син утырткан назлы нарат та.

Соңгы юлга озатырга диеп,
Бик күп кеше килде, җыелды.
Исән чакта үзең һәйкәл булдың -
Яхшы эшең гаять күп булды.

Тыныч йокла, әтием, бакый йортта.
Оҗмах насыйп булсын үзеңә.
Синең үрнәк миңа маяк булыр,
Фани гомерләрнең үренә.


Сине бик бик яратып, юксынып калучы кызың РАУШАНИЯ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250