Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юллар турында

Район Советының кече утырышлар залында үткән чираттагы брифингта республикада юллар проблемасы күтәрелде.

Торак пунктлар эчендәге юлларга да зур игътибар юнәлтелде. Бу җәһәттән безнең районда да эшлисе эшләр җитәрлек әле. Менә ничә дистә ел инде Борнак авылындагы Шушма урамын тәртипкә китерә алмыйлар. Урам башланып 500 метрлап җирдә беркайчан да су бетми. Монда әле дә җиңел машиналар йөзеп диярлек йөриләр. Нөнәгәрдәге 16 гаилә яши торган Кәшифә Тумашева урамында да җиңел машиналарда йөрү мең бәла, җыелып торган зур сулыклар булмаса да, чокыр-чакырлар бихисап. Мондый урам-тыкрыклар Кече Лызи, Норма, Куныр, Яңгул һәм башка авылларда да бар әле. Акча юклыкка гына сылтарга кирәкми. Җирле үзидарәләр үз территорияләрендәге юлларның, урамнарның төзеклеге өчен кайгыртырга бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250