Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Үз теләге белән”...

Чын башваткыч... Дөрес җавабын бик сирәкләр, иң якыннар гына белә торган башваткыч...

Күптән түгел Казахстан Президенты вәкаләтләрен алда туктатты. Үз теләге белән җитәкчелектән китүчеләрне сирәк күргәнгәме икән, бу “китү”нең без белмәгән мең дә бер сере бардыр кебек тоела. Монысын ачыклау вакыт һәм тарих эше. Бәлки, киресенчә, күчерелмә мәгънәдә – куштырнаклар эчендә “үз теләге  белән”  эштән киткәннәрне шактый күргәнгә, күңелгә шундый “корт” кергәндер?

Үз теләге белән эштән китүнең нәрсәсе гаҗәп, гадәти хәл бит инде ул дисезме? Килешәм. Чынлыкта үз теләгең белән китүдә берни юк, билгеле. Әмма уйланырга иренмәгән кеше үзе хәтерләгән берничә фактны гына чагыштырып, анализлап караса, бу сүзтезмәнең соңгы вакытта сөйләмебездә, тормышыбызда ширма буларак кулланыла башлавына төшенер. Театр сәхнәсендәге пәрдә кебек бу. Аның артында ни икәнен, ягъни кешенең чыннан да, үзе теләп, ирекле төстә яки ихтыяри-мәҗбүриме бу адымга баруын белә алмыйбыз. Еш кына соңгысы булып чыга. Әйтик, гаепләре булганнарның гаепләрен йомарга, шыпырт кына икенче йомшак кәнәфигә утыртырга да ярдәм итә ул, гаепсезләрнең “гаеп”ләрен үзләренә сылтарга да, “үз кеше” булмаганнардан ансат кына котылырга да бик кулай. Үз кул астындагы көчлерәк коллегасыннан шүрләгәннәр өчен дә менә дигән алым. Көчлеләрнең баш имәсен, бәхәсләшми генә “үз теләге белән” китәсен белгәннәр дә еш куллана бу коралны.

Кыскасы, чын башваткыч... Дөрес җавабын бик сирәкләр, иң якыннар гына белә торган башваткыч...

Фото: http://yandex.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев