Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Заман белән атлаучы ветеран

Мансур Хәсбиуллин тормыш иптәше Рәисә ханым белән.

Күрше район егете үз бәхетемне нәкъ менә Балтачта табармын дип уйлады микән яшьлегендә. Мөгаен, юктыр. Сугыш һәм аннан соңгы авыр еллар хыялларга бирелергә урын калдырмый. Барысы да үзеннән-үзе килеп чыга. Тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны һәрвакыт заман белән бергә атлый.
Мансур Хисмәтулла улы Хәсбиуллин 1925 елның 15 сентябрендә Арча районының Югары Аты авылында туа. 7 класс тәмамлагач, Казанда ФЗӨ мәктәбендә укый. Шул елны сугыш башлана. Яшь егетләрне Буа ягына окоп казырга җибәрәләр, алар арасында Мансур да була. 1944 елның июнь аенда хәрби хезмәткә алына, бер ай үткәч аны фронтка җибәрәләр.
1944 елның 30 сентябреннән 20 ноябренә кадәр Балтыйк буе фронтының 89нчы укчы дивизиясендә 267нче гвардиянең укчы полкында хезмәт итә.
1945 елның гыйнвар аенда Варшава шәһәрен азат итүдә катнаша. Белемле солдатларны җыеп, Саратов шәһәренә танк училищесына укырга җибәрәләр. Биредә ул ике ел ярым белем ала. Бәхетсезлеккә каршы, практика вакытында Мансур абыйның күзе зыян күрә, аңа операция ясыйлар, ә бу вакытта иптәшләре имтихан тапшырып, диплом ала. Озак вакыт дәвалану сәбәпле, ул иптәшләреннән кала һәм үзен өенә кайтаруны сорап җитәкчелеккә мөрәҗәгать итә.
Оборона министры боерыгы нигезендә хәрби хезмәттән азат итәләр. Авылга кайтып, бер ай яшәгәч, аны эчке эшләр бүлегенә чакыртып алалар. Казан шәһәрендә бер ай чамасы эшләгәч, Түбән Новгород шәһәренә хокук белгечлегенә укырга җибәрәләр. Әлеге уку йортын яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Дипломлы яшь белгеч Казанда, Чүпрәле, Буа, Чепья, Балтач, Арча районнарында хезмәт куя. Соңгы 10 елда Балтач районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшли.
Утыз биш ел район эчке эшләр бүлегендә намус белән хезмәт куйган Мансур Хәсбиуллин гади милиция хезмәткәреннән подполковник дәрәҗәсенә күтәрелә, хезмәттәшләре һәм халык арасында зур абруй казана. Ул районда җинаятьчелекне киметүгә үзеннән зур өлеш кертә, үзенә хас ышандыру алымнары белән «кыек» юлга баскан күпләргә кабат тормышка кайтырга ярдәм итә.
Бөек Ватан сугышы елларында зур чыныгу алган Мансур еллар үткәч тә тыныч тормыш өчен көрәшә. Лаеклы ялга чыккач та, кул кушырып утырмый. Районда ветераннар советы рәисе урынбасары, район эчке эшләр бүлегендә ветераннар советы рәисе буларак, күптөрле чаралар оештыруда башлап йөри.
Мәктәп балалары һәм эчке эшләр хезмәткәрләре белән даими рәвештә очрашып аңлату эшләре алып баруын дәвам итә.
Мансур абый 1951 нче елда райондашы, Күлле Киме авылы кызы Рәйсә белән тормыш корып җибәрә. Өч бала тәрбияләп үстереп, аларны башлы-күзле итәләр. Рәйсә ханым татар хатын-кызларына хас барлык сыйфатларны үзенә җыйган шәхес. Иптәшенең гел кеше арасында булуын аңлап, аңа гел ярдәм итеп яши. Килгән кешене чәйсез борып җибәрми.
Шатлык белән кайгы янәшә дигәндәй, Хәсбиуллиннар гаиләсе дә зур югалту кичерә. Ике баласының якты дөньяда булмавына ата-ана ничек түзә икән диясең. Ләкин алар бер-берсенә терәк булып, кайгыда да, шатлыкта да гел бергә, инде 64 ел шулай.
Фәрит ГАЛИМУЛЛИН
Балтач район эчке эшләр бүлеге
начальник ярдәмчесе,
подполковник

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250