Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзгәрешләр файдага

Гайбәт сүз өчен җинаять җаваплылыгын кире кайтару гамәлдәге законнарга мөһим үзгәрешләр кертмәсә дә, иҗат кешеләре, эшмәкәрләр, фән эшлеклеләре өчен файдага гына булачак, сәясәтчеләр дә әлеге законнан еш файдаланыр дигән фаразлар бар.

Гайбәт сүз өчен җинаять җаваплылыгы кире кайтарылды. 2011нче елның декабрендә ул административ хокук бозулар төренә кертелеп, биш мең сум күләмендә штраф каралган иде. Хәзер исә кешенең намусын һәм дәрәҗәсен түбәнсетү, күрәләтә ялган мәгълүматлар тарату бер миллион сум яки бер еллык хезмәт хакы яки башка керем күләмендә штраф яки мәҗбүри эш белән «бәяләнә». Эш урынындагы вазыйфаларыннан файдаланган гаеплегә исә ике миллион сумга кадәр түләргә туры киләчәк. Авыр яки аеруча авыр җинаять кылучылар ялган күрсәтмә бирсә, биш миллионга кадәр штрафка тартылачак.
Үзгәрешләр исә журналистларда тискәре караш тудырды. Аларны сүз иреген чикләүгә омтылу хафага салды. Шунысын ассызыклап үтү кирәк, әлеге үзгәрешләр сәясәт эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр файдасына. Кайсы сәясәтче кемне дә булса гайбәт таратуда гаепләп суд юлын таптар? Әлеге законнан иҗат кешеләре... фән, шоу-бизнес һәм сәнгать вәкилләре, эшмәкәрләр дә файдаланыр дигән фараз бар. Әлеге катлам кешеләре өчен әлеге закон бик мөһим, чөнки гайбәт һөнәри эшчәнлекләрендә күңелсез нәтиҗәләргә илтергә мөмкин.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсе килә, яла ягу дин буенча да тыелган. Изге Рамазан айларында булса да, бер-беребезгә яла якмыйк, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250