Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзәк өзелгән чагым

Әниебез Асияга бердәнбер олы ир бала, минем өчен сөекле, хөрмәтле ир, кызлары Гөлшат белән Ләйләгә, кияве Рифкатькә, оныклары Зилә белән Раязга яраткан әти һәм бабай, сеңелләре Рафика, Рашидә, Раиләгә әти урынына калган абый...

Кыскасы, барыбыз өчен дә ныклы терәк һәм кирәк булган кадерле кешебез Мәсхүт Зиннәтуллинны 21 март - Нәүрүз таңында без мәңгелеккә югалттык. Язмышмы, ялгышмы?!? Кемгә үпкәләргә? Болай булырга тиеш түгел иде бит, ышанасы да, килешәсе дә килми. Йөрәк әрни, җан сыкрый, үзәкләр өзгәләнә.


Бар табигать, җиһан уянганда нигә ташлап киттең, Мәсхүт? Синең сыздырып гармунда уйнавыңны, өздереп җырлауларыңны инде беркайчан да күрмәбез, ишетмәбез микәнни? Синнән башка урман-кырларга йөрүләрнең дә, синең башлангычың белән оешып киткән традицион «26 очрашу»ларының да яме булмас инде. Гомумән, синнән башка яшәвебезнең, киләчәк тормышыбызның мәгънәсе калмады, Мәсхүт, без синнән башка ятим.


Әмма... Калган кешегә ничек тә яшәргә, көн күрергә кирәк икән бит. Менә шушы авыр вакытларыбызда, минутсыз канлы күз яшь түккәндә яныбызда никадәрле изге күңелле кешеләр барлыгын аңладык, тойдык, алар әле дә безнең белән, безнең янәшәбездә, яныбызда булмаганнары һәрдаим телефоннан хәлебезне белеп торалар.


Иң беренчеләрдән булып хәлебезне белгән, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән 96нчы лицей коллективына (җитәкчесе Н.Ф. Хәкимовка), бухгалтерия кызларына, «Хезмәт» газетасы редакциясенә (җитәкчесе Н.М. Галиевка), Мәсхүтебезне хастаханәгә йөрткән, күмү эшләрендә башлап йөргән якын туганыбыз Наил Мәрдәновка, Тимирязев исемендәге җәмгыять коллективына, элек үзе белән эшләгән бухгалтерия кызларына, салым инспекциясе коллективына (җитәкчесе М.Ф.Миннебаевка), Әлмәт, Питрәч, Арча, Саба, Шәмәрдән, Биектаудан кайткан барча дусларына, «Азык», «Балтачагрохимсервис» җәмгыятьләренә, Илдар Галиуллин, Радик Закиров, Исмәгыйль Шәйхетдинов, Фоат Борһановларга, Нормабаш авылы кортчыларына, барча-барча туганнарга, күршеләргә, авылдашларга, тирә-юньдәге авыл халкына, исемнәре язылган һәм язылмаганнарга (аларны һич тә язып бетереп булмас иде) аермыйча олы рәхмәтләребезне ирештерәбез.

Ходай сезнең берегезне дә исәнлектән, тигезлектән аермасын, ачы күз яшьләрегез җиргә таммасын, күргәннәргә ныклы сабырлык, яшәргә көч бирсен дигән теләктә калабыз. Мәсхүт, урының оҗмахта, рухың шат булсын. Без сине мәңге-мәңге онытмабыз. Һәммәгезгә олы ихтирам һәм хөрмәт белән барыбыз исеменнән тормыш иптәше Сәлимә ЗИННӘТУЛЛИНА. Чапшар авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250