Алдарак хәбәр ителгәнчә, 10 август төнендә, яшен сугып, Балтач һәм Шеңшеңәр авылларында җиде хуҗалык янды.
Иң зур зыян Шеңшеңәрдән Әхмәтхановлар, Гафиятуллиннар хуҗалыкларына килде - ике гаилә дә бер нәрсәсез калды - йорт-җирләре, каралтыкуралары, барлык мөлкәтләре күмергә әйләнде.
Әлеге фаҗигадан соң айдан артык вакыт үтте. Зыян күрүчеләр ни хәлдә? Табигать китергән бәла-каза алдында ялгыз калмаганнармы? - Шеңшеңәр авылына без әнә шул сорауларга җавап эзләп, юл тоттык.
Дүрт хуҗалыкта да абзар-куралар төзелгән, Әхмәтхановлар, Гафиятуллиннарда өй стеналары өелеп бетү алдында булып чыкты.
- Һич уйламаганда менә шушындый хәлгә калдык, юкса, безгә бер нәрсә дә кирәк түгел, бөтен тормышыбыз җитеш иде инде, - ди Исмәгыйль Әхмәтханов. - Коточкыч хәл бу. Әтиләрдән калган дәүләт, үзебез гомер буе тырышып-тырмашып булдырган бөтен нәрсә юкка чыкты. Ярый әле, җитәкчеләр, туганнар, үзебезнең һәм балаларның сыйныфташлары, авылдашлар, райондашлар ярдәмгә килде. Без бернәрсә дә эшләрлек, уйларлык хәлдә түгел идек.
Үзебезнең «Маяк» хуҗалыгы җитәкчесе Хәлил Хаҗиевка, җирле үзидарә рәисе Раузит Галиевларга нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр кебек. Уттай урак өстендә, уракны туктатып, икенче көнне бөтен техниканы, бар халыкны чистарту-җыештыруга оештырдылар. Үзләре дә халык белән бергә эшләделәр, ул көнне колхоз 60 кешене ашатты.
Бөтен документлар артыннан йөрделәр, төзелеш материалын, эшчесен китерттеләр, аларны ашаттылар да. Безнең исән калган дүрт баш малны фермага урнаштырдылар, алар әле дә шунда. «Сатып, акчасын эшчеләргә түләрсез», - дип, 10ар тонна ашлык бирдертте Хәлил Әгъләмович.
Әлегә кадәр көнгә икешәр тапкыр хәлебезне белешә ул. Хуҗалыкның безгә күрсәткән матди ярдәменең очы-кырые юк. Безгә ярдәм итүчеләрне дә санап бетерә торган түгел.
Икенче көнне үк район башлыгы Рамил Нотфуллин төште, «Кайгырмагыз, ярдәм итәрбез», - диде. Алар тырышлыгы белән безне хөкүмәт программасына керттеләр, аз процентлы, льготалы кредит рәсмиләштерделәр. Әле акчалары кайтып җитмәсә дә, бер өмет, ышаныч булып тора.
Район оешмаларыннан, хуҗалыклардан җыелган акча, страховка акчасы белән өй төзелешен башладылар. Кичә генә башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакиров килде, «бер ай эчендә төзеп бетерәчәкбез», - диде.
Төзүчеләрдән дә без бик канәгать. Абзар-кура, фундамент эшләүчеләр дә булсын дип эшләде. Өйгә тотынганчы, районның баш архитекторы Шамил Борһанов килеп, проектларга кадәр тәкъдим итте. Безнең өйне «Водстрой» ширкәте төзи, күршеләрнекен «Стройсервис» оешмасы.
- Гафиятуллиннарның өе мәсьәләсе генә тулысынча хәл ителмәгән, - ди Шеңшеңәр җирле үзидарә җитәкчесе Раузит Галиев. - Алар инде бер мәртәбә хөкүмәт программасы буенча ярдәм алганлыктан, әлегә катлаулырак, район җитәкчеләре ярдәме белән чишелешен эзлибез. Уллары «Ак барс» банкында эшли, Хәлил Әгъләмович артыннан йөреп, «Ак барс» холдинг компаниясеннән кире кайтарылмый торган 400 мең сум акча алып бирә алды. Әлеге холдингның генераль директоры И.В.Егоровка һәм аның урынбасары, райондашыбыз Ленур Гыйльмулла улы Зиннәтуллинга без бик рәхмәтле.
Гомумән, бу хуҗалыкларга «Маяк» җәмгыяте аеруча зур күләмдә матди ярдәм күрсәтте, әле дә күрсәтә. Моннан тыш «Смәел» хуҗалыгы - 30 мең сум, җирле үзидарәләрдән Бөрбаш - 100 мең, Нөнәгәр - 108 мең, Салавыч - 66 мең, Смәел - 33 мең, район хуҗалыклары һәм оешмалары - 370 мең, Ор мәчете - 50 мең, Смәел мәчете - 16 мең, Яңгул мәчете 5 мең сум акчалата ярдәм күрсәтте. Ор халкы 66 мең сум акча җыйды, Сосна, Кили, Чепья балалар бакчалары коллективлары да акчалата ярдәм күрсәтте.
«Агрохимсервис» җәмгыяте бушлай таш бирде. - Болар әле безнең үзидарә аша булган ярдәмнәр генә. Шеңшеңәр халкы, мәсәлән, акчалар, әйберләрне зыян күрүчеләргә туры үзләренә илтеп бирде. Башка авыллардан да андыйлар күп булды. Безнең авылдашларның хәсрәтенә битараф калмаган һәр кешегә газета аша рәхмәтебезне ирештерсәгез иде.
Әйе, райондашларыбызда әле миһербанлык, шәфкатьлелек, үзара ярдәмләшү дигән сыйфатлар, шөкер, исән. Шеңшеңәрлеләргә ярдәм күрсәтүчеләргә дә, сокланып-сөенеп, «афәрин!» дибез. Әмма әле аларга ярдәм тагы да кирәк. Урамда инде сентябрь азагы. Ә өйләрдә әле төзелеш эшләре бихисап. Эчке эшләрдән тыш мебельләр, йорт кирәк-яраклары, кышкы кием-салымнарга да зур суммалар таләп ителә.
Хөрмәтле райондашлар! Әйдәгез, тагын бер талпынып алыйк әле. Изге Корбан бәйрәмнәре якынлашкан көннәрдә саваплы гамәлләр кылырга тырышыйк. «Ил төкерсә, күл була», - диләр бит.
Нет комментариев