Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

44 ел санэпидемстанциядә эшләп, олуг хөрмәт яулаган

Язма газетага әзерләнгәндә Фәния апаның бакыйлыкка күчүен белдек, урыны оҗмахта булсын.

90 яшькә һәм аннан да олы яшькә кадәр җиткән кешеләрне озын гомерле дип әйтергә күнеккәнбез. Чыннан да, бу кешеләр уникаль, чөнки язмыш аларга илебез тарихындагы төрле вакыйгаларны узарга, бала, оныклары, оныкчыкларының да тормыш итүләренә шаһит булырга мөмкинлек биргән. Балтач бистәсендә гомер итүче Фәния Хөсәен кызы Сафиуллина да әнә шундый сокланырлык шәхес иде.

Фәния апа Балтач бистәсендә гаиләдә икенче бала булып дөньяга аваз салган. Вагыйз исемле егет белән гаилә корып, алар дүрт балага гомер бүләк иткәннәр — өч кыз һәм бер ул. Ни кызганыч, Фәния апаның бер кызы һәм улы, шулай ук тормыш иптәше инде мәрхүмнәр. 

Фәния апаның да язмышы авыр сугыш елларында яшәгән күп кенә чордашларының язмышына охшаган. Дәһшәтле сугыш һәм сугыштан соңгы авыр чорда яшүсмерлек, яшьлек, тормыш көтәрлек булып җитешкән чор уза. Ныклыгы һәм үҗәтлеге, эшкә булганлыгы, намусы аны гомер буе озата баралар, кыенлыкларны җиңеп чыгарга булышалар. Сәламәтлеге какшау сәбәпле Фәния апаның үзе белән аралаша алмадык. Аның янәшәсендә гел ике кызы — Сәрия белән Лилия гаиләләре булды. Казан шәһәрендә гомер итүче Сәрия апа әнисе турында сөйләп: «Ул башта 9 ай прокуратурада сек-ретарь булып эшләп, аннан 1954 елның 9 февраленнән, 1998 елның 1 июленә кадәр санэпидемстанциядә хезмәт куйган. 44 ел эшләү дәверендә ул хезмәттәшләренең генә түгел, райондашларның да хөрмәтенә лаек булды. 

Мин икенче класста укыган вакытта әтиебез бакыйлыкка күчте. Әни шуннан соң безгә әни дә, әти дә булды. Бик тырыш иде, безгә дә кечкенәдән хезмәтне сөяргә өйрәтеп үстерде. Маллар да асрадык, аларга печәнен дә әзерләдек, бер эштән дә читтә калмадык, гел әни өйрәткәнчә, аннан үрнәк алып эшләргә тырыша идек. Әни пешергән токмачлы аш башкаларныкыннан аерылып тора иде, бик тәмле була иде ул».

erid: 2Vtzqwgny8L

Юбилярны котларга Фәния апа озак еллар эшләгән санэпидемстанция вәкилләре, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фиалка Закирова килгән иде. Хәрәкәтләнә, әйбәтләп сөйләшә алмаса да, янына килгән кешеләрне танып, алар белән әзрәк аралашып ала алды Фәния апа. 

Фәния апаның яшьлек чорлары авыр елларга туры килсә дә, картаймыш көненнән бик канәгать иде юбиляр. Шулай булмыйни, җылы өе, табын тулы сые бар иде. Иң сөенечлесе, балалары һәрвакыт янәшәсендә булды. Фәния апаның кызларының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хөрмәт

erid: 2Vtzqv1AZW9