Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

67 яшьтә бала тапкан әнинеӊ хәле ничек?

Сөекле хатын-кызлар! Сезгә 50, 60 һәм хәтта 65 яшь һәм сезнең бәби сөясегез киләме? Оныгыз бар икәнен беләбез, ә менә үзеӊнекен ярату бөтенләй башкача. Булмый дисезме?!! Булдыраласыз! Дөньяда моңа мисаллар тулып ята.

Шуларның берсе — Румыниядән Андриана Илиеску. 67 яшьтә аңа табиблар ярдәме белән авырга калырга насыйп була. Һәм ул бердәнбер баласын таба.

Моннан соң күп дуслары, эгоизмда гаепләп, аңардан ваз кичкән. Ләкин бүген аннан да бәхетлерәк кеше юк. Кызы Элизага 15 яшь инде. Андриананың иң зур теләге — баласының 18 яшен күрү. Үзе үлгәннән соң ул Элизага авырга калырга булышкан табибы ярдәм итеп торуын тели. Ул кызына җитәрлек акча да туплаган.

Андриана — филология фәннәре докторы, профессор, ул балалар язучысы буларак та танылган. Кызы исә математиканы үз итә икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев