Бүләккә сүз биргән безгә Ходай,
Сүз күтәргән фани дөнья йөген.
Ашыктырып заман сорау ала:
- Ничә тиен сезнең бәһа бүген?..
Ничә тиен сүзгә бәһа бүген?..
Фирүзә Җамалетдинова.
"Т.Я."ның 4 август саныннан Сөмбелә Абдуллинаның "Языгыз, гүзәл затлар!" исемле мәкаләсен укыдым да, ачуымнан шартларлык булып, бу арада тыныбрак торган каләмемә, дөресрәге, ноутбук клавишаларына барып ябыштым. Ачу килмәслек тә түгел шул, мәкалә авторы хатын-кыз язучыларыбызның күпмесен уңай яктан язып үткән, ләкин шунда мин дус күргән, талантларына сокланган кайбер сеңелләрнең ник берсен телгә алсын! Әйтерсең, болар берсе дә язучы да, гүзәл зат та түгел. Нинди генә язучылар һәм ничек кенә гүзәлләр әле, мин сезгә әйтим! Димәк, Сөмбелә Абдуллина аларның әсәрләрен укымаган булып чыга. Әлеге каләм ияләрен белсеннәр, шигырь һәм хикәяләрен яратып укысыннар дип, мин "Казан утлары"на һәм "Мәдәни җомга"га язган мәкаләләргә дә игътибар итмәгәндер, күрәсең ("Казан утлары"н укып баруын әйткән үзе). Тәнкыйтьче саналсам да, берсен дә тәнкыйтьләп-хурлап язганым юк, милләттәшләр аларны күрсен-укысын иде дип кенә тырышам. Ярар, дусларымны кыскача гына булса да телгә алып, шундый-шундый гүзәл зат язучыларыбыз да барлыгын белмәгәннәргә белдереп, бер мәкалә әмәлләү тагын миңа калган икән, кыенсынмыйча эшлим мин аны. Шунда берочтан хатын-кыз язучыларга кагылышлы бер "сәер" фикеремне дә бәян итәргә җай чыгар. Күптән уйласам да, моңа кадәр язарга һич форсат тимәгән иде.
Сүзне шул "сәер"дән башлыйм әле, йә тагын онытылып калыр. Соңгы араларда Язучылар берлегенең һәр корылтае диярлек рәис сайлауга килеп җиткәч комга терәлә. Чөнки рәислеккә кандидатларны гел бәләкәй генә бер төркем эченнән эзлиләр. Язучылар шуларның кайсын сайларга белми икеләнгәндә, "бушлык"тан файдаланып, рәислеккә бөтенләй очраклы кеше дә үтеп куя. Теге төркемнән ераккарак та карарга кирәктер бит инде. Ә анда яза да, җитәкли дә алырлык яшьләр үсеп җитеп килә: Рөстәм Галиуллин, Ленар Шәех... Соңгысы Актаныштан булуы белән дә рәислеккә бик кулай, чөнки кандидатларны шул районнан гына эзләп алу гадәткә керде бугай. Быел мин дә корылтайга бер актанышлыны сайлау нияте белән барып, икенче актанышлыга тавыш биреп кайттым, өченчесе: "Ник мине күрмәмешкә салышасың?" - дип тиргәп узды, дүртенчесен-бишенчесен киләчәктә сайлыйсы булыр инде дип торам. Ходай шундый озын гомер биреп куйса тагын.
Кая кереп киттем соң әле мин, сүзем хатын-кыз язучыларга бәйле иде бит. Актанышлы гүзәл затлар арасында да дусларым бар минем, менә Фәйрүзә Мөслимова белән дусларча сөйләшкәләп, язганнарыбызны хуплаштыргалап торабыз. Тик мин биредә Берлек рәислегенә нигә бер дә гүзәл зат язучыларны сайламыйлар икән дип сорау куймакчы булган идем, әмма бу сорау янында Фәйрүзә ханымны телгә алу урынлы булмастыр. Әрсезнеке бу заман, бу заманча була алмам дип язды бит бер шигырендә. Андый тыйнак әдәп белән кая ул җитәкче кәнәфиенә күтәрелү! Анда бит, о-һо-һо, әнә кемнәр "эшләп" китә, шул эшләрне корылтайда сөйләп бетерә алмыйлар. Фәйрүзә ханымның китап нәшрияты директорлыгына менә дигән ул үстереп бирүе дә бик җиткән, аның өчен дә рәхмәт ишеткәне юктыр әле. Шулай да Берлекнең бөтен тарихы буена аны нилектән ир-атлар, ягъни "тупас затлар" гына җи-тәкләве аңлашылып бетми бит менә (тегеләре гүзәл зат булгач, болары тупас зат буладыр, аларга шул сүз тамандыр дим инде. Өстәвенә, кайбер рәисләр шул сыйфатлары белән танылып китәләр). Ә хатын-кыз язучылар талантлары белән дә, иш-ләре белән дә гел югары үрлиләр, шулай булгач, нигә аларның берсен рәис кәнәфиенә кадәр күтәрмәскә? Анда яңа сайлауга кадәр байтак вакыт булса да, ышанып әйтәм, чираттагы рәиснең тәгаен кем булачагы турында уйланучылар аз түгелдер инде. Мин дә уйладым, үзем генә бер праймериз кебек нәрсә үткәрдем дә, шагыйрә Флера Тарханова алдагы сайлауларның берсендә Берлек рәислегенә менә дигән кандидат булыр иде дигән фикергә килдем. "Зөләйха күзләрен ача" китабын татарчалаштырып һәм аның авторын усаллардан яклап көрәшә-көрәшә, язучыларны якларга да өйрәнде ул. Аннары менә соңгы елларда Берлек рәисенең электәге кебек Дәүләт Советы депутатлыгына сайланмавы, шуңа күрә халык каршында дәрәҗәсе булмау еш телгә алына башлады. Рәисебез Флера ханым булса, депутат мандаты да алачак, Ходай ярдәм итеп, вице-спикер кәнәфиенә дә күтәреләчәк, минемчә (әй, соңгысын ялгыш яздым бугай, Римма ханым Атласовна укый күрмәсен!).
Ниһаять, боларын ерып чыктым, инде хәзер Сөмбелә ханым мәкаләсендә телгә дә алынмаган гүзәл зат язучыларны яклап берничә сүз әйтергә вакыт җиткәндер дип уйлыйм. Күп алар, монда мин дә Сөмбелә ханым ялгышын кабатлармын һәм лаеклыларның ничәсендер телгә алмый калдырырмын, мөгаен, дип куркып торам. Мәкалә авторының Фәүзия Бәйрәмованы телгә алмавы чып-чын гаҗәпләндерде, хәтта бераз борчыды мине. Дөрес, андый зур талантны укып, бигрәк тә аңлап-үзләштереп бетерү авыр, хәтта тулысынча мөмкин дә түгелдер, әмма аның соңгы чорларда "Казан утла-ры"нда басылган бер-ике әсәрен генә укысак та, аны истә тотар, аның язучылык сәләтенә һәм үз халкын шулкадәр яратуына сокланыр идек. Фәүзия Бәйрәмованың "Караболак", Рәмзия Габделхакованың "Нишләттегез Гөлкәйне?", Рифә Рахманның "Йолдызлар төстән язганда" роман-повестьларын укыган булсак, шуларга охшаш темага яңа бер автор тарафыннан бүтәнчәрәк язылган әсәр тирәсендә гомергә бер китап күрмәгәндәй ыгы-зыгы ясарга да кирәкмәс идедер. Яңа иҗат җимешен, ул кайсы телдә язылган булса, шул халык әдәбиятының чираттагы бер уңышы дип гадәти генә кабул итәсең дә, бетте-китте.
Талантлы сеңлебез Фирүзә Җамалетдинованың шигырь һәм хикәяләрен, Илсөяр Иксанованың искиткеч шигырьләрен (ике шагыйрәне дә кат-кат укып рәхәтлән генә) укымаган татар бүгенге көннең актив укучысы санала ала микән? Аны якыннан белүчеләр Флера Гыйззәтуллина шигырьләре турында да бик югары фикердә. Бер укысаң, Нәзифә Кәримова әсәрләрен дә онытып булмый. Гөлчәчәк апабыз Галиеваның әле генә диярлек иң күп укылышлы дип танылган әсәрләрен дә тиз генә чуттан төшерү килешмәс. Мәдинә Маликова романнарын телгә алмау шулай ук матур күренеш түгел. Роза Туфитуллованың "Бәйлисе бар йө-рәкне" исемле гаҗәеп китабын да нү-жәли укымый калды икән мәкалә авторы? Бик матур язуы өстенә, үз заманында Язучылар берлеген дә әйбәт кенә җитәкли алган булыр иде Роза ханым. Сүз уңаеннан әйткәндә, безнең гүзәл зат каләм ияләре бу елларда баш мөхәррирлек кәнәфиенә дә кыю күтәреләләр. "Сөембикә"дә Роза ханымнан соң Фирая Бәдретдинова да, бер терәге һәм мишәрлеге булмауга карамастан, уңышлы эшләде, Ләйсән Юнысова да журналны үрдән төшерми дип беләбез, Гөлнара Сабирова, Гөлүсә Закирова, Йолдыз Миңнуллина, Эльвира Һадиева - сөбханалла, чынлап та байтак бит баш мө-хәр-рир сеңелләребез. Шулай тиештер дә инде, редакцияләрдәге каләм ияләренең дә күпчелеге гүзәл затлар бит. Кирәк чакта иң тешләк язучылар да шул сеңелләр әле, Ходай аларны ярдәменнән ташламасын. Китап нәшриятында да мөхәррир булып бик күп хатын-кызлар эшләгән, арадан берсен директор итәргә генә беркемнең башына килмәгән. Кардәш башкортлар, әнә, төп китап нәшрияты башына хатын-кыз язучы куеп кына калмаганнар, ихтирам итеп, нәшриятка аның исемен дә биргәннәр. Хәзер башкортларның иң атаклы, иң кәттә язучы вә шагыйрьләре дә, китап чыгарасы булсалар, баш иеп, юашланып, Зәйнәб Биишевага килә, ди.
Сөмбелә Абдуллина уңай бәяләгән гүзәл зат язучылар янында дустым Камил Кәримовның телгә алынуына никтер гаҗәпләнмәдем, киресенчә, бик табигый дип карадым. "Никтер" дигән булам, сәбәбе билгеле инде аның. Камил Кәримов шушы заман хәлләрен зур әсәрләрендә яктырта алучы бердәнбер ир-ат язучы бүген. Заман темасы хәтәр ул, аларны язганда "ат өстендәге" кайбер затларга "тиеп китәргә" мөмкинсең. Чөнки берсе дә әүлия түгел, синдәй-миндәй гөнаһлы бәндә, "тиярлек" хаталы сүзләре дә, эшләре дә җитәрлек. Тик алар сиңа күптән мәрхүм Чыңгызхан яки Батый да, Аксак Тимер яки Явыз Иван да, Сталин яисә Гитлер да түгел инде. Өстәгеләр белән "шуклануны" кайбер хатын-кыз каләм ияләре һәм... Камил Кәримов кына булдыра. Тегеләрнең моңа бер төкләре дә селкенми-селкенүен, ә менә алар янына үтеп керә алучылар энәне дөя итеп күрсәтергә булдырырлар. Шуннан шул инде: иҗатыңа лаек бүләк тә, язсаң-язмасаң, ниндидер серле "килешү" нигезендә түләнә торган ярты миллионлы "каләм хакы" да тәтемәячәк. Безнең укыштыргалавыбыз һәм матбугатта уңай сүз әйткәләвебез андыйларга бердәнбер бүләк булып кала.
Бу язманы ачу белән башлаган идем, рәхмәт белән төгәллим инде. Ачу дигәнем һич тә ачу булмаган ул, мин, гадәтемчә, бераз арттырып җибәргәнмен. Нигә ачуланыйм, Сөмбелә Абдуллина мәкаләсе күпме фикерләремә юл ярып бирде бит.
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ.
Балтач районы,
Карадуган авылы.
Нет комментариев