Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Агач ботагы автомобильнең алгы тәрәзәсен ваткан

Хәзер автомобильне ремонтка бирергә кирәк. Өстәвенә, машинаны сервиска китергәч, хуҗасына вакытлыча җәяү йөрергә туры киләчәк.

Казан ишегалдында парковкага куелган автомобиль өстенә тал ботагы төшкән һәм алгы тәрәзәсен ваткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына чит ил автомобиленең хуҗасы Дамир хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәл Кәрим Тинчурин урамындагы 23нче йорт каршында булган.

«Машина парковка рөхсәт ителгән урында тора иде. Шул тирәдә генә балалар уйный, агач ботагы аларны һәм янәшәдән узып йөрүче кешеләрне дә имгәтергә мөмкин иде. Агач 9 катлы йорт биеклегендә диярлек. Аны җил сындыргандыр, мөгаен», — дип сөйләде Дамир.

Хәзер автомобильне ремонтка бирергә кирәк. Өстәвенә, машинаны сервиска китергәч, хуҗасына вакытлыча җәяү йөрергә туры киләчәк.

Дамир әйтүенчә, ул әлегә шәһәр хакимиятенә компенсация сорап мөрәҗәгать итәргәме-юкмы икәнен уйлый.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев