Аллам сакласын! Абыйлы-энеле ике малай югалган
Сигез һәм унике яшьлек ике туган өйдән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.
Казанда сигез һәм унике яшьлек абыйлы-энеле ике малай югалган. Алар өйдән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Бу турыда мәгълүматны эзләү отряды социаль челтәрләрдә таратты.
Хәзер волонтерлар югалган балаларны эзләшергә ярдәм итәр өчен кешеләр җыя.
Малайларның әнисе балалары югалу турында гариза язган. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр. "Хәзерге вакытта эзләү эшләре бара", - дип аңлаттылар идарәнең матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев