Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ана теләге: «Сакла улымны, әй бер Раббым!»

Таң җилләре исеп торган туган якка Кайтыр алар, кайтыр уллар исән-имин!

«Улың китә!»  — дигән хәбәр алгач, ана
Күпме төннәр йоклый алмый азаплана.
Таяныч та, терәге дә булып җиткән
Улы аның китә бит шул яу кырына.

Эчтән генә сызлана ул, күрсәтмичә,
Күз яшьләрен тыя ана сабыр гына.
Улы аның тыныч булсын, сыгылмасын,
Ил- ватанын ул сакламый, кем сакласын!

Юк, теләми, ана күңеле һич теләми
Яу кырына газиз улын озатырга.
Юк, теләми беркемнең дә балаларын
«Ата назы» дигән хистән аерырга!

Тик нишлисең, ил чакыргач, тыя алмый,
Сагыш тулы күңелләре гел кабатлый:
«Фәрештәләр, канат җәеп, саклый күрсен,
Туган якка улы юлы өзелмәсен!

Йөрәк турысында йөртсен догаларын,
Уяу йөртсен изге дога газиз улын.
Туктасын бу афәт!»  — диеп, тели ана.
Бер Раббысы — таянычы бүген аның!

Намазына баса ана иртә- кичен,
Тоя аның гына бары олуг көчен.
«Улым»,- диеп, бирер булып өзгәләнә
Үзенең ул барлык көчен — улы өчен!

Туган якның җылы җиле исәр аңа,
Юк, еламый, күз яшьләрен сөртте ана.
Озакламый кайтыр улы, ышана ул:
Җиңү яулап, батыр булып туган йортка.

Җир-күкләр дә ишетерләр аналарның
«Сакла улымны, әй бер Раббым!»  — диюләрен.
Таң җилләре исеп торган туган якка
Кайтыр алар, кайтыр уллар исән-имин!

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

Ризидә Ситдыйкова

Куныр-Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев