Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әни булу иң зур бәхетләрнең берсе»

Район мәдәният үзәгендә Әниләр көненә багышлап уздырылган «Әниләргә наз-лы сүзләр» чарасында ике райондашыбызга «Ана даны – Материнская слава» медале тапшырылды.

Мине, гаиләмне хөрмәт итеп бу медальне бирүләре минем өчен зур шатлык булды. Авылдашларым, танышларым, туганнарымнан бик күп котлаулар алдым. Минем зур тырышлыгым бит инде ул. Шуны бәяли белүләре әйтеп бетергесез горурлык хисләре уятты.

Әни булу бик авыр, әни булып яшәү бик рәхәт. Әлһәмдүлилләһ, 5 балабыз бар. Мин көн саен ярату, җылы караш, рәхмәт сүзләре ишетеп яшим. Алар барысы да минем балаларым бит, минем дәвам. Балаларым акыллы, иманлы, әти-әни, туганлык хакын белүче балалар булып үссәләр иде. Хатын-кыз иң беренче чиратта ана булырга тиеш. Туасы бала җаннарын кыймасыннар иде, һәр туасы бала гаиләгә бәрәкәт алып килә. Бу медаль яшь әниләргә стимул булсын, алар да безнең сафларны тулыландырсыннар иде.

 

Фото: Динә Фазуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев