Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Анна Макарова "Профи" белән Көшкәтбаш данын еракларга таныта

Көшкәтбашта яшәүче Самат Рәхимҗановның "Профи" кушаматлы ярымтокымлы шәхси аты (Анна Макарова аның алыштыргысыз җайдагы) катнашкан һәр бәйгесендә призлы урын яулый.

Анна үзе Мари Иле кызы. "Профи" кушаматлы атны ярышларга җайдак үз туган ягында әзерли икән.
– “Профины”ны 2019 елда Мари Иленнән сатып алган идем. Ә болай атларны 10 еллап асрыйм инде, – дип сөйләде безгә Самат Рәхимҗанов.
“Профи” Җөри Сабантуенда икенче урынны яулаган иде. Чепьяда үткән Гырон быдтонда да икенче урынга лаек булды. Балтач, Чутай, Сикертән Сабантуйларында җиңүче булып танылган. Кыскасы, соңгы 3 елда "Профи" күп бәйгеләрнең, Сабантуйларның җиңүчесе, призеры булган. Алда да җиңүләре күп булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев