Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аның үлеменә күпләр ышанмады, 1 апрель шаяртуы дип кабул итте

Беркайчан авыруны, зарлануны белмәгән улыбыз Ирек Мәннәпов 35 яшендә бакыйлыкка күчте.

Үлгән дигән хәбәренә күпләр ышанмаган, 1 апрель шаяртуы дип кабул иткән. Без дә, табиблар да яшь, көчле организм авыруны җиңәр диеп ышанган идек. Берничә көн авырып кына безне ташлап китәр дип уйламадык та. Кызганычка, авыртуларга сабыр итеп, сиздермичә йөреп, ул күпне югалткан булган. Балтач үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге табиблары, шәфкать туташлары, аннан РКБ табиблары күпме генә тырышса да, операциядән соң улыбыз күзләрен кабат ача алмады. Хезмәтегез, тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!

Шушы ачы хәсрәт килгәч кенә без улыбыз янәшәсендә нинди мәрхәмәтле кешеләр эшләгәнен аңладык. «Кызыл юл» хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин, Ирекнең җитди авыруын ишеткәннән бирле: «Нинди ярдәм кирәк?» – дип кенә торды. Машинасын да бирде, Казанга алып китүне-алып кайтуны да оештырды, ничә тапкыр хәл белергә генә менде, гаиләсе исеменнән дә зур матди ярдәм күрсәтте. Изге айда кылган изге гамәлләре үзенә меңе белән кайтсын, эшләре, тормышлары уң булсын! Улыбыз белән бергә нибары алты елдан артык эшләгән шушы хуҗалык белгечләре, бу як авыллар кешеләренең бердәмлегенә, ярдәмчеллегенә дә гаҗәпләнә торган. Хушлашырга менүчеләрнең саны чиксез булды. Кайгыбызны уртаклашкан өчен, ярдәмегез өчен сезгә дә рәхмәтләребезнең иң олысы!

Шулай ук бу авыр чакта безгә терәк-таяныч булган, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән туганнарга, кодагыйларга, авылдашларга, күршеләргә, улыбызның күпсанлы дусларына, сыйныфташлары-курсташларына, элек бергә эшләгән «Татарстан» хуҗалыгы белгечләренә һәм җитәкчесе Айнур Нотфуллинга, Балтачтагы «Пятерочка» кибете коллективына, тормыш иптәше Вәсиләнең сыйныфташларына, хезмәттәшләренә, дусларына, балалары Данияр һәм Диләрә белән бергә укучы балаларның әти-әниләренә, укытучыларына, үзебезнең сыйныфташларга-дусларга ихлас күңелебездән чыккан рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Улыбызны хөрмәтләп, соңгы юлга озату чарасында катнашкан, хезмәте кергән һәркемгә без бик рәхмәтле. Кайгы-хәсрәт күрми, исән-имин яшәгез! Берегезгә дә мондый ачы югалтуларны күрергә язмасын!

Мәннаповлар гаиләсе,

Яңа Салавыч авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев