Без мәктәптә укыган чорда апрель ае иң күңелле айларның берсе иде. Өченче сыйныф укучылары ай башыннан пионерлар сафына басарга әзерләнәләр. Ленин, пионерия турында җырлар өйрәнәләр, шигырьләр ятлыйлар.
Мәктәпнең пионер дружинасында да эш кайный. Тәнәфесләрдә, дәрестән соң дружина барабанчылары, быргычылар чыгышларын кабатлыйлар. Отрядларда да пионер җыенына (пионерский сбор) әзерлек бара. Мин үземнең 22-апрель көнне пионерия сафларына басып кайтканымны ачык хәтерлим. Көне генә ямьсез- яңгырлы-карлы көн булды. Алай да күршедә яшәүче сыйныфташым Рәйсә белән мәктәптән кайткач, урамга чыктык. Күңелдә сөенеч, шатлык! Безнең капка төбендә киртә белән әйләндереп алынган агачлар үсә иде. Рәйсә белән шуның тирәсендә көлешә-көлешә, биии-бии Хакимҗан Халиков сүзләренә язылган җырны җырлыйбыз:
Яңгыр яуса, ява бирсен-
Чалт аяз күк миңа бүген.
Минем кебек көләч йөзле,
Гүя бөтен дөнья бүген.
Иң шатлыклы көнем бүген-
Пионерга кердем бүген!
Ул елларда (1980-1990 нче еллар) туган авылым Соснада радио эшләде. Атнага бер тапкыр колхоз, авыл яңалыкларын сөйлиләр. Кайсыдыр елны шуның бер тапшыруын, Ленинның туган көненә багышланганын, мәктәп укучылары белән әзерләделәр. Мин радиодан Сибгать Хәкимнең "Күңелем Ленин белән сөйләшә" шигырен укыдым.
Пионерлар сафына керүнең иң истәлеклесе дип, мин энем Әмирнеке булды дип саныйм. Бераз сагышлы да, шатлыклы да булды ул. Вакыйга болайрак булды. 1983 нче елда,өченче сыйныфта укыганда, энем февраль аенда авыл каршындагы таудан чаңгы белән төшеп, бот төбеннән аягын сындырды. Катлаулы имггәнү булып чыкты ул. Энемне Балтач шифахәнәсендә караганнан соң, Казанга алып барырга куштылар.Әтием Казанга 12 нче шифаханәгә алып китте. Операция ясап чыгарганнан соң, аягын тимерләр белән тарттырып, шифаханәдә айдан артык яткырдылар. Аннан соң күкрәктән аяк очына хәтле гипслап, өйгә кайтардылар. Кыймылдамыйча өч ай урын өстендә ятарга тиеш булды. Ул вакытта өйдә укыту дигән әйберне хәтерләмим. Укытучыга акча түләп, өйдә дәрес бирү юк иде дип беләм. Энем икенче елга да өченче сыйныфта калырга тиеш иде. Сыйныф җитәкчеләре Галимова Миңзифа апа декрет ялында булу сәбәпле,ул елны аларны Габдрахманова Асия апа укытты. Асия апа энемне алдагы елга калдырмас өчен, көн саен дәресләрдән соң өйгә килеп, аңа дәрес бирде. Өченче сыйныфта укучылар пионерга керә. Энем пионерга керми калырмы икән, дип мин дә үземчә борчылып йөрим. (Мин бишенчедә укыйм). Бер көнне Асия апа Әмиргә пионерлар турында шигырь биреп, пионерларның тантаналы вәгъдәсен ятларга калдырып китте. Ничек итеп мәктәпкә алып барырлар икән дип тагын борчылдым. Көндез пионер җыены булып, сыйныфташаларын пионерлар сафына кабул иттеләр. Мин җыеннан соң өйгә кайттым. Кайтып аз гына торуга, урамнан быргы тавышы ишетелде. Әби белән тәрәзәгә күз төшерсәк, капкадан энемне пионерга кабул итәргә әләм тоткан пионер, барабанчы, быргычы, вожатый Ибраһимова Гөлсинә апа, сыйныф җитәкчесе Асия апа килеп керәләр. Әбинең сөнеченнән күзләренә яшь килде. Әти-әни эштә. Шунысын да әйтим: әби энемнең яныннан бер дә китмичә, өч ай тәрбияләде. Өйгә барабан-быргы тавышлары белән керделәр. Энем шигырен, ант вәгъдәсен сөйләп чыкты. Вожатый Гөлсинә апа аның муенына кып-кызыл галстук такты. Шулай итеп, гәүдәсенең күп өлеше гипстан торган, диванда ятучы Әмир пионер булды. Ә мин, унике яшьлек мәктәп укучысы, үзем пионерга кергәннән дә болайрак сөенгәнемне хәтерлим. Әби дә бик шат иде. Әти белән әни эштән кайтканчы энем галстугын таккан көе ятып торды. Әлеге укытучылар ул чорда бала күңеленә шуның кадәр олы шатлык бүләк иткәннәрен аңлаганнардымы, әмма ул вакыйга гомергә күңелле бер истәлек булып калды.
Хәзер әлеге вакыйганы күз яшьләре белән көлеп искә алабыз. Апрель аенда, Владимир Ленинның туган көне якынлашканда, безнең чордашларның күңелләрен үткәннәргә кайтарып алу начар булмас дип яздым.
Фото: http://kpu-mariupol.org.ua/news/103/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев