Арбор – кабатланмас авыл (фото)
Арбор районда иң төзек, иң матур, кабатланмас авыл. Биредә тырыш халык яши, ә тырыш кеше, нигездә, усал була. Эшен дә эшли, өздереп сүзен дә әйтә белә.
Чыннан да, эшлим, яшим дигән кешегә авылда мөмкинлекләр бар. Нигездә, халык "Арбор" җәмгыятендә эшли икән. Хезмәт хакы вакытында түләнә, ашлык, печән-саламы бирелә, диләр. Быел исә саламын бушлай ук биргәннәр. Халык биредә мал-туарны бик күпләп асрый икән. Биш баштан артык сыер асраучылар да бар. Сөтне авылдашлары Резеда Әсхадуллина җыя. Сөткә хакны да вакытында, хилафлыкларсыз түли, диләр. Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә авылдашларын эш белән тәэмин итә. Рафил Габделхаков, Ришат Мостафин, Харис Һадыев шундыйлардан.







Авыл үзенең күркәм гаиләләре белән дә чын мәгънәсендә горурлана ала. Ләйсән-Фәрит Гариповлар, Рәйсә-Мансур Бәхтияровлар, Суфия-Миңсур Хәйруллиннар, Эльмира-Марат Хәкимовлар, Фәридә-Мөхәммәт Әхмәтҗановлар, Гөлүзә-Линар Шакировлар һәркем өчен үрнәк булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев