Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Асфальт юл заводтан башлана

Юллар, юллар... Кайда гына юл тотсак та тигез, сыйфатлы юллардан йөрергә күнектек инде. Мондый юллар белән безне кемнәр тәэмин итә соң?

Әлбәттә, юл хуҗалыгы хезмәткәрләре. Октябрьнең өченче якшәмбесендә алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу көн — хезмәтләре һәм осталыклары белән юллар, күперләр һәм урам-юл челтәре объектларын төзүче, төзекләндерүче һәм тәртиптә карап тотучы кешеләрнең бәйрәме.

Юлларда йөргәндә һәрбе-ребезнең юл төзекләндергәнне дә, яңа асфальт түшәлгәнне дә күргәне бардыр. Иң элек ком, аннан таш, аннан инде, гадәттә, ике кат асфальт түшәлә. Кап-кара, кайнар әлеге масса җәелгәннән соң тигез өслеккә әйләнә. Ә асфальт барлыкка килгәнче үтелә торган этаплар безнең күзлектән читтә кала. Мондый эшләрнең барысы да районыбызда эшләп килүче «МДСУ-1» оешмасының өч асфальт-бетон заводында башкарыла. 2021 елда биредә замана таләпләре белән бергә атлап бара торган яңа завод та ачылды. Районыбыздан тыш, күрше районнар, шәһәрләр һәм өлкәләргә дә чыгып эшләүче әлеге коллективның төп эш кораллары шушы заводта урнашкан да инде. Биредә һәрбер эш җайга салынган, ә инде асфальтның сыйфаты үзләрендәге лабораториядә тикшерелеп тора. Анда кереп, асфальтка кушыла торган махсус ташларны, комнарны якыннан да күрергә туры килде.

— Безнең базада 6 фракциядәге вак таш бар. Алар Урал ягыннан кайта, үзебездә Түнтәрдә дә таш ала торган карьерыбыз бар. Андагы ташлар 400 маркалы гына булып баралар. Ә читтән кайтканнары 1000-1400 маркалы, алар нык һәм яхшы сыйфатлы, шуңа да шуларны кулланабыз, — ди мас-тер Нияз Рәхимҗанов.
Әлеге заводта гына да ун төрдән артык асфальт җи-тештерелә икән. Коллективның тырыш хезмәт нәтиҗәсендә без уңайлы, тигез юллардан йөрибез. Дөрес, юллары начар булган авыл аралары да, бистәдәге урамнар да юк түгел. Ләкин инде анысы бу коллективка бәйле түгел, йөкләнгәнен "МДСУ-1«ләр вакытында һәм тиешенчә башкаралар. 

Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан, район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев белән район күләмендә быел башкарылган эшләргә тукталып уздык. 
 

— Илфат Нуруллович, ел дәвамында районыбыз территориясендә башкарылган юл эшләрен атап үтегезче?

— Минем иң беренче чиратта шушы өлкәдә эшләүчеләрне атап үтәсем килә. Районыбызда юл эшләренең күп өлешен «МДСУ-1» оешмасы башкара, «Агрохимсервис» оешмасы исә, үзара салым программасы нигезендә авыл урамнарына вак таш җәя. Юл эшләре дип аталсалар да, бу эшләр дә безнең төрле программалар аша башкарыла. Татарстан Республикасында җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре программасы нигезендә, Алан авылында быел файдалануга тапшырылган балалар бакчасы-мәктәп, Норма аграр көллияте территорияләренә асфальт юл түшәлде. Бистәбездә төзелгән яңа футбол стадионы каршына асфальт юл салынды. Шулай ук бистәбезнең Кави Нәҗми, Ленин һәм Нариман урамнарының берникадәр өлешендә дә шушы программа нигезендә юл өслеге яңартылды. Юл-урам челтәрен ремонтлау юнәлешендә бистәнең С. Сәйдәшев, Ә. Мазһаров, Т. Гыйззәт урамнарына, Иске Көшкәт авылының Дружба урамына яңа асфальт юл түшәлде. Үзара салым программасы буенча да узган елгы күләмдә эшләр башкарылды. Шуны да ассызыклап узасы килә, бу программа эшли башлаганнан соң авыл эчендәге урамнарга вак таш түшәлеп, алар әйбәт хәлгә китерелде.

erid: 2Vtzqwgny8L

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы юнәлешендә эшләнгән эшләр булып, иң беренче чиратта Карадуганнан Таузар авылына таба һәм Карадуганнан Шубанга таба юлларны яктырту максатыннан багана утлары куелды. Урта Көшкәттән Пор-Көтәш авылына таба бара торган тротуар узган ел эшләнелә башлаган иде, быел бу эшләр эшләнеп бетте. Шулай ук быел бистәбез халкы соравы буенча Фазлыев урамындагы күпер янәшәсенә җәяүле күпере эшләнде. Хәзер биредән Балтач урта мәктәбендә укучы балалар да, бистәбез халкы да рәхәтләнеп йөри ала. Болардан тыш, биредә «Ватан сакчылары» паркыннан алып, Фазлыев урамына кадәр иганәчеләр ярдәме белән юллар яктыртылды.
 

— Илфат Нуруллович, районыбыз юлларын сез үзегез ничә балл белән бәяләр идегез? Юллары начар булган яклар булып кайсы авыллар кала?

— Гомумән алып караганда, биш баллык система буенча районыбыз юлларын дүртлегә бәяләп була. Чөнки авыллар арасындагы юлның торышына карамастан, һәрбер авылга кадәр салынган юл бар, юлсызлык дигән проблема безнең районга хас әйбер түгел. Безнең авыллар арасында 330 чакрым юллар бар, авыл эчендә юллар 350 чакрым тирәсе. Боларның барысын тәртипкә китереп, карап-саклап тору аз суммага төшми, шуңа да кайбер урыннарда начаррак хәлдәге юлларыбыз да бар. Инде проектлары әзер булып, программага керәсе авыллар исемлегендә безнең Смәел юлының 5 чак-рым тирәсе, Алан юлының 4 чакрым тирәсе участогы тора һәм Чепья тау башы. Болардан тыш Кенәбаш, Пүскән, Югары Шубан, Тагашур, Әтнә, Шода, Нормабаш юллары начарлар рәтендә. Киләчәктә бу юллар да төзекләндереләчәк, шул якларда яшәүчеләр аңлап кабул итсәләр иде бу вәзгыятьне дә. 

Авыл эчендәге юлларны карасак, аларны да тәртиптә тотарга тырышабыз. Яңа салынган урамнарга вак таш түшибез, инде күптән салынган урамнарның вак ташлы юлларын асфальт белән тәэмин итәргә тырышабыз. Асфальтлары искергән урамнарны төзекләндерүне дә планга кертеп, һәрберсен чират буенча эшләп барабыз.

Юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, шушы өлкәдә армый-талмый, сезон вакытында, хәтта, ял да итми хезмәт куючы юлчыларны ихластан котлап, эшләрендә хәвеф-хәтәрсез эшләргә язсын дип телим. Нык-лы сәламәтлек, гаилә бәхете юлдаш булсын һәркайсына. Алга куелган максат-бурычларын моннан соң да матур нәтиҗәләргә ирешерлек итеп башкарып чыксыннар иде. 

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Фотода: Районыбызның асфальт-бетон заводында хезмәт куючылар: Фәнзил Зарипов, Нияз Рәхимҗанов, Фәнис Хәбибуллин, Регина Гыймадиева, Рәнис Галимҗанов, Илнар Иванов, Марс Төхфәтуллин, Илдар Гарапшин, Рәйхан Габидуллин, Николай Щербаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9