Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“АТ УРЫНЫНА БУЛСЫН, ДИП ҖЫЙДЫМ”

Нөнәгәр авылында яшәүче Фәнил Гарипов хуҗалык эшләрен башкарырга мини-трактор җыйган.

Бәрәңге арасын эшкәртергә яраклы булсын өчен, тимер остасына “УАЗ” мостын кисеп куярга туры килгән.
— Тракторыма “Ока” машинасының двигателен, тапшыру тартмасын куйдым, электр җиһазлары да шуныкы, — дип сөйләде Фәнил. — Тәгәрмәчләре, мосты “УАЗ”ныкы. Алгы тәгәрмәчләре дә, арткылары да тарта. Бакча эшкәртү өчен сукасы, тырмасы, бәрәңге арасын эшкәртү җайланмасы да бар. Хәзер бит авылда ат калмады. Ат урынына булсын, дип җыйган идем аны. Йөк ташу өчен дә әйбәт: самосвал-арбасы бар. Балчык, бәрәңге ташыйсыңмы, ком алып кайтасыңмы, чүп йә тирес түгәсеңме — барысына да ярый.

Фәнил Гарипов 16 ел механизатор булып эшләгән, тимер эшен, тракторны яхшы белә. 3-4 ай гаражда маташканнан соң, мини-тракторы йөрерлек булган.
— Бер авылдашым да минем белән бер тирәдәрәк трактор җыя башлады, — диде оста. — Аныкы икенче төрлерәк, шулай да киңәшләшеп, тәҗрибә уртаклашып тордык. Хәзер интернетта схемалары күп, әмма үземчә эшләргә тырыштым. Эше беткәч, күңелгә бик рәхәт булды. Әмма ясавын ясадым да, трактор белән капканың теге ягына чыгарга ярамагач, эч поша башлады. Җитмәсә, олы юл буенда гына торабыз. Теләсә кайсы вакытта юл сакчылары килергә мөмкин. Ә документ ясату бик катлаулы һәм кыйммәткә төшә, диләр. “Документлы трактор алу арзанрак була”, — диделәр дә, завод тракторы алып кайттым. Ике трактор белән нишлим, әллә үзем ясаганын сатаргамы икән, дип тә уйлыйм. Үз хуҗалыгыңда гына эшләү өчен менә дигән ул.

Рәзилә РӘСИМ

Чыганак: "Ирек мәйданы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев