Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әти-әни балага я үрнәк, я гыйбрәт

Бала бит инде ул. Аны булдыру да, тудыру да, үстерү дә – шатлык. Әлбәттә, иң мөһиме яхшы тәрбия бирү: начар юлга басмасыннар, кеше арасында ким-хур булмасыннар һәм йөзеңә кызыллык китермәсеннәр. Менә монысы аеруча мөһим, чөнки дөньяда әллә күпме кызыл төс булырга мөмкин, тик яраткан кешеләрең өчен кызарудан да куерак кызыллык юк. Шуңа һәр ата-ана, йөз аклыгы булсын дип, баласына яхшы тәрбия бирергә тырыша.

Тәрбиялиләр инде. Ата-ана икәүләшеп тәрбияли. Алмаш-тилмәш һәм бергәләп. Шулай нәтиҗәлерәк, бала өч төрле тәрбия ала.

Хәзер телефон мәсьәләсе катлаулы инде. Әти кеше кырт кисә: «Менә сиңа ярты сәгать, шуннан соң якын килмисең». Шулай булырга тиеш. Булыр да иде. Тик әни кеше бар. Әнине бөтен кеше изге итеп күрә, бөтен җырлар, шигырьләр әниләр турында. Юкка гына түгел бит инде бу. Чөнки әнидән дә әйбәтрәк кеше юк һәм була да алмый. Әнә шул әйбәт әни каршы төшә: «Ул кадәр үк кырт кисмә әле, әтисе, әйдә, бер сәгать булса да утырсын инде. Анда бит ул дәресләрен дә хәзерли, иптәшләре белән дә аралаша…» Әтиләренең акыллы чагы булса, кул селтәп кенә куяр иде…

Акылга ирешкән вакытта бөтен кеше дә шулай итә. Тик акылы «гүләйт» иткәндә, кеше бер-берсен тәрбияләргә тотына. Гаиләдә иң көчез җан иясе – бала, шуңа аны һәм бары тик аны гына тәрбияләргә мөмкин. Үсә төшкәч, бу мөмкинлектән дә колак кагасың, шуңа аны кечкенә чагында тәрбияләргә кирәк. Көчең җиткән чакта. Ә зур кешене беркайчан да тәрбияләп булмый.  Моны бөтен кеше дә белә һәм беркем дә санга сукмый. Хатын – ирен, ир хатынын тәрбияләргә тырыша. Вә-әт, ир хатынының хатасын төзәтергә тырыша, хатын – иренекен һәм ызгышып китәләр…

Әтисе белән әнисе талашканны бала күрмәскә тиеш, диләр. Һәм ул күрми. Ул телефонга капланган… Тәрбияләнеп утыра…

Яки эшкә өйрәтү… Әти кеше кистереп әйтә: «Әйдә, улым, әнә теге ком өемен таратып керик әле». Улы ялкау түгел, ул шундук сикереп тора, аңа кызык. Тик әни әйбәт! Ул аркылы төшә: «Син нәрсә! Әле буыны да катмаган малайдан ирләр эше эшләтмәкче буласыңмы? Үзең эшлә, синең эшең бит ул». Бу очракта акыллы ир кул селтәп чыгып китә алмый. Тиеш түгел. Чөнки ул ишекне ябуга әнисе малайга табак-савыт юарга кушачак… Шуңа ул улының киләчәге өчен көрәшергә тәвәккәлли. Һәм… тагын ызгыш китә…

Спорт. Монысы аерым мәсьәлә. Кайбер әти кешеләр балаларын туганчы ук спорт секциясенә язып куялар. Ул һәрвакыт әни кеше теләмәгән секцияга яздыра: көрәшкә, бокска, каратэга. Ә әнисе аның йөзү, йөгерү яки гимнастика белән шөгыльләнүен тели. Әти дә, әни дә бер-берсенә юл куярга җыенмый һәм тагын тавыш чыга. Баланың үзеннән сорарга берсенең дә башына килми. Башына килсә дә, сорый алмаслар иде, чөнки бала әле туып өлгермәгән.

Бу мисаллар шаяру катыш кына инде. Һәр гаиләдә һәр очракта шулай икән дигән сүз түгел. Әмма тәрбия мәсьәләсендә ничә кеше катнаша, шул хәтле караш барлыкка килә һәм күп очракта алар каршылыклы була. Бу – табигый күренеш.

erid: 2Vtzqv1AZW9

«Яхшы тәрбия» дигән сүз дөрес түгел ул. Баланы аңларга кирәк, уңышларына шатланырга, авыр чакларында терәк булырга. Ул кызыккан нәрсәләр белән кызыксынырга, ярамаганнардан араларга… Аның тәрбиячесе түгел, ә саклап-яклап йөртүче фәрештәсе булырга кирәк.

Идеалда шулай. Ә бу мәсьәләдә чынбарлык идеалның күләгәсе кебек кенә. Бөтен маҗаралар яхшы тәрбия бирергә тырышу нәтиҗәсендә килеп чыга. Чөнки… Яхшы тәрбиянең нәрсә икәнен беркем дә төгәл белми: һәркем аны заманга, мохиткә, үзенең физик һәм рухи мөмкинлекләренә карап, үзенчә күзаллый. Баланы әнә шул карашына ярашлы итеп үстерергә тырыша.

Ә чынында әти-әни балага я үрнәк, я гыйбрәт алу өчен хезмәт итә. Бер карасаң, бар да җайлы: «Үзе әйбәт кешенең баласы да әйбәт була», – дип уйларга мөмкин кебек. Тик моның да адәм башыннан йөри торган үз бәласе бар: начар ата-анадан да үрнәк алырга мөмкин бит. Бу инде җәмгыятьтә өстенлек иткән карашларның нинди булуыннан, аларның бала даирәсенә ни дәрәҗәдә үтеп керүеннән тора. Шул рәвешле, баланы ата-ана гына тәрбияләми, монда мең төрле кануннар һәм миллион очраклылык катнаша. Иң якты уй-гамәлләреңне биреп, бу мәсьәләгә бөтен гомереңне багышласаң да, аның нәтиҗәсе нинди булырын беркем дә белми.

Шулай булгач, бәлки баланы тәрбияләргә кирәкмидер? Алай түгел. Кирәк. Чөнки үзең тәрбияләмәсәң, аны бүтәннәр тәрбияли.

Автор: Марат Кәбиров

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр

erid: 2Vtzqv1AZW9