Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әти-әнисенең йөрәге ничек чыдар, әле бит...»

Кеше гомерләре агымсуларга тиң.

Фаил үлгән дигән куркыныч хәбәр яшен тизлегендә авылны әйләнеп чыкты. Ничек инде үлгән? Шушындый матур кояшлы көннеме? Бөтен татар дөньясы Республика көнен бәйрәм итеп яткандамы? Әле кайчан гына үлем белән күзгә — күз очырашып, ике ел буе Чечняда хезмәт итеп кайтып, куанып — шатланып тыныч тормышта җир җимертеп эшләп йөргән җиреннәнме?

Әти — әнисенен йөрәге ничек чыдар, әле бит теге үлгән улларының хәсрәт болыты таралып бетмәгән, инде килеп икенче уллары вафатмы?

Фаилнен ничек үлгәнен тулысынча белептә бетермәдек без, басуда аммиак суы керткәндә бәхетсезлек очырагы, диделәр. Әтиләре Исрафил абый, без гаеплене эзләмибез, анын белән малайны кире кайтарып булмый,- диде... Никадәр дөрес тә, авыр әйтелә торган да сүзләр.

Кеше гомерләре агымсуларга тиң. Анын кояш нурларына чумып, чуерташларда уйнаклап аккан матур мизгелләре дә, тирән уйсулыклар ясап, бормаланып тын гына аккан җирләре дә, котырып — ярсып чоңгыллардай бөтерелгән өлеше дә була, дөнья булгач.

Арбашка Кариледән килен булып төшкән Оркыя апа Хәйруллинаның да тормыш юлы агымсулар кебек бер көенә аккан да аккан. Гомер буе авыр хезмәттә булып, тормыш иптәше Исрафил абый белән алты балага җан биреп, тормышнын ачысын — төчесен үз җилкәсендә татып, колхозның иң авыр вакытларында фермада сыер сауган апа ул.

Мин Арбашка килеп яши башлап, иң беренче кереп аралашып йөри башлаганда, алар бер семьяда унбер җан, 80 яшьлек әбидән алып әле тәпи китәргә дә өлгермәгән сабый бала, барысы куш йодрык булып дус- тату яшәп яткан көннәре иде. Оркыя апа белән без бер фермада сыерлар саудык, эшкә бергә барып-кайтып йөрдек, серләребез уртак иде, ул һәрвакыт ачык чырайлы, ярдәмчел булды, шуңамы, ул миңа бөтенләй дә әнием кебек үз кешегә әйләнде.

Башына берсе артыннан икенчесе ук диярлек сарылган бу ачы хәсерәтләрне ничек җиңде икән бу апа дисәгез, ул аны эш белән җиңгәндер. Өеңдә дүрт стена арасында гына утырсаң, акылдан язасыңны көт тә тор. Шуңа күрә, пенсия яшендә булуга карамастан, гомер иткән коллективында эшләде дә эшләде ул Оркыя апа. Кешегә кытлык вакыт иде, беркемнең дә гозерен аяк астына салып таптамады.

Еллар арты еллар үткән. Оркыя апа бүгенге көндә балалары, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә, кадерле әни, сөекле дү әни, хөрмәтле дәү әни булып гомер кичерә.

Йөрәгендәге улларына булган сары сагышы күзләреннән моң булып тамса да, ул әле дә мөләем чырайлы, бик матур әби. Оркыя апага киләчәктә дә  төп нигез җылысын саклап, үз акылыңда көе исәнлектә, сызлануларсыз яшәргә язсын.

Ләйсән Әхмәтшина,

Арбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев