Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әти белән әнине белмим дә мин», — ди сабыем

10 июльдә Иделдә «Булгария» теплоходы батканга 13 ел булды. Инде ул чакта нәни бала булып калган сабыйлар зур егет-кызларга әйләнде.

Балтачта яшәүче 73 яшьлек Рәдифә Садриеваны герой әби дип атап була. Ул ике оныгын үстерә. Аның кызы Гөлназ белән кияве Илнур өчен Иделдәге сәяхәт соңгысы була. Ире Габдулла абый бу хәсрәтне авыр кичерә, инсульт була. Моннан 4 ел элек ул да бакыйлыкка күчә.

— Киявем хокук саклау системасында эшли иде. 40 яше тулган ел. Пенсиягә чыгарга дип йөрде. Кызыма 35 яшь иде. Матур яшәделәр. Арчада гомер иттеләр. Алар каядыр барса, мин оныкларны гел үзем карап тора идем.

Фаҗигадән соң, оныкларны кем караячак, дигән сорау туды. Кодагый алдан ук, мин тәрбияли алмыйм, диде. Опека бүлеге оныкларымнан сораштырды.

Шунда 12 яшьлек оныгым Энҗе бар эшне хәл итте. «Мин Балтачка кайтып китәм, сеңлемне дә үземнән калдырмыйм», — диде.

Ул төпле фикерле, бик мөстәкыйль, тырыш кыз. Укып бетереп, әтисе юлын дәвам итә, — дип сөйли Рәдифә апа.

Әти-әнисез калганда 2 яшьтә булган Мәликә быел 9 нчы сыйныфны тәмамлаган.

— Илназ улым да бар минем. Ул гаиләсе белән яши. Кызымны югалтуны күтәрә дә алмас идем, оныклар яшәтте. Кечкенәсе бит бигрәк бәләкәй калды.

«Әти белән әнине белмим дә мин», — ди сабыем. Мин аңа бар җылымны бирергә тырыштым инде. Бабалары да бик яратты. Туганнарыбыз да якын итә, — ди Рәдифә апа.

— Кызымны ярый Балтач зиратына күмдергәнем, дим. Арчага ничек барыр идем? Менә хәзер әтисе белән бергә яталар. Зират ерак түгел, яннарына барып торам. Салкын кабер суыта, дисәләр дә, йөрәк ярам төзәлми. Аллаһы Тәгалә саулык бирсен инде. Кызларымның бәхетле тормышларын күрсәм иде, дип телим.

2011 елның 10 июлендә, Казан – Болгар – Казан маршруты буенча хәрәкәт иткәндә, Сөйки авылы тирәсендә «Булгария» теплоходы батты. Бу вакытта суднода 201 кеше булган. Барлыгы 79 кешене коткардылар, 122 кеше су астына киткән, шуларның 28е – балалар. Фаҗига булган урын елга ярыннан 3 километр ераклыкта булган. Теплоход ике минут эчендә бата, шуңа экипажның ярдәм сорарга вакыты булмый. «Булгария»дән коткарылганнарны судан «Арабелла» теплоходы экипажы вәкилләре чыгара.

 Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев