Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әти кайчан кайта инде?!»

..Горурлану, сагыну, көтү, сабыр итү, үзгәрү.

Меңләгән гаиләгә кагылды бу вакыйга. Күпләр улларын, ирләрен, әтиләрен махсус хәрби операциягә озатты. Алар бу сынауны ничек кичерә, нинди өмет белән яшиләр, бу ел аларны нәрсәгә өйрәтте? «Хәзер бар да башкача. Иртәбез алар турында уйлап башлана, ятканда да уебызда — алар. Бездә бары бер теләк: исән генә була күрсеннәр! Күрешергә насыйп булсын!» — диләр газизләрен озатып калучылар.

Сосна авылында гомер итүче Рәзилә Бәдегыеваның өч туганы махсус хәрби операциягә чакырыла. Ике апасының уллары, ире Рамил Ватанны саклый.

— Өлешчә мобилизация буенча егетләрне чакыра башлагач, башта аңлап та бетермәдек. Энеләрем алданрак китте, ирем "Казан Экспо«да озак торды. Ике баламны кочаклап калдым мин. Ничекләр яшәрмен дигән көннәрем күп булды. Ирле тормыш ирле тормыш инде ул. Ирләрсез булмый икән. Хатын-кыз никадәр көчле булырга тырышса да, ир кирәк, — ди Рәзилә.

— Әле ярый, машина йөртә белә идем. Балаларны төрле түгәрәкләргә йөртәм. Авылда булсак та, машина бик кирәк. Быел кечкенә балам беренче сыйныфка керде. Кызым 5нчегә барды. Район җитәкчеләре икесен дә мәктәпкә әзерләргә булышты. Мунча ягар өчен утын да бирделәр. Ирләребез илне саклагач, безне кайгырталар инде. Гел хәлебезне сорашып торалар. Җәен йорт тирәсенә печән үсте. Районнан егетләр килеп, тәртипләп киттеләр. Шундый вакытларда ялгыз түгеллегеңне аңлыйсың, күңелгә рәхәт булып китә. Күп вакытта елыйсы килгәндә дә түзеп калырга өйрәндем. Бер безгә генә түгел, бөтен илгә килгән хәсрәт бит, дип тынычланам. Шулай итеп бер ел узып китте. Күңел бөтенләйгә кайтуларын көтә.

Рәзилә, балаларым белән юанам, ди. Кызы әтисен бигрәкләр ярата икән. Үскәч, әти кебек хәрби булам мин дә, дип хыяллана икән.

— Кызым барысын да аңлый. Әтисенең илебезне саклавын да белә. Аның белән горурлана. Әтисенә охшыйсы килә. Кечкенә улыбыз да әтисен бик сагына. «Әти кайчан кайта инде?!» — дип гел сорап тора. Әтисенең киемнәрен иснәп йөри. «Әти исе килә», — ди. Ул да, үскәч, әтисе төсле булмакчы. Әтигә хөрмәт зур бездә, — ди Рәзилә. — Мин үзем дә күп нәрсәгә өйрәндем. Ирем белән сөйләшкәндә: «Моңа кадәр бер дә яши белмәгәнбез инде», — дибез. Аерылышып тору барысына да өйрәтте. Парлы яшәүнең кадерен аңлатты ул. Рамил дә, өйдән китүгә дөньяга башкача карый башладым, күзләрем ачылды, ди. Күпме көтүләребезнең әҗерен күрербез әле. Бәхеттә яшисе көннәр алда булсын!

...Горурлану, сагыну, көтү, сабыр итү, үзгәрү. Кем белән сөйләшсәң дә, шул сүзләрне ишетәсең. Матур гына яшәгәндә ил өстенә килгән сынау күпләрне берләштерде, якынайтты һәм... ерагайтты да. Кыскасы, кемнең кем икәнен белергә өйрәтте. Якыннарын көтүче ханымнар сүзе бу. Аларда бер теләк: газиз кешеләре җиңү белән исән-имин өйләренә кайтсын иде! Фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килсен бу сүзләр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев