Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтиләр көне

Әтиләр көне октябрь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәм беренче тапкыр Америкада үткәрелә башлый. Аның тарихы әниләре вафат булган бер гаилә хәленә бәйле. Америкада яшәүче Сонора Додд әтисенә рәхмәт йөзеннән шәһәр хакимиятенә әтиләргә багышлап бәйрәм үткәрү тәкъдиме белән чыга. Сонораның әтисе, әниләре вафат булганнан соң, алты баласын үзе генә тәрбияләп үстерә. Бәйрәм әлеге шәһәрдә 1910 елда билгеләп үтелә. Ә ун елдан соң илкүләм үткәрелә башлый.

Әтиләр көнен билгеләп үтү дәүләт дәрәҗәсендә балалар тәрбияләүдә, гаилә кыйммәтләрен саклауда әтиләрнең ролен күрсәтүдә, дәрәҗәләрен күтәрүдә зур роль уйный. Гаиләдә балага әти тәрбиясе, әти сүзе җитмәве еш сизелгән заманда әти кешенең үрнәк булуы бик кирәк. Бу бәйрәм гаиләдә, балалар каршында ата кешенең роле, абруе турында уйланырга мәҗбүр итә.

Янәшәбездә гаилә тормышын җигелеп тартучы, балаларына төрле яктан үрнәк яисә хатыны вафатыннан соң балаларын ялгызы тәрбияләүче әтиләр яши. Менә шундый әтиләрне үрнәк итеп күрсәтер өчен бу бәйрәм кирәк тә инде. Бүгенге көндә күпчелек баланың әтисе махсус хәрби операция зонасында Ватанны саклый, иле өчен башын салган әтиләребез дә бар. Курку белмәс батыр әтиләр — алар, гаиләләре, уллары, кызлары өчен, чын мәгънәсендә, горурлык.

Әтиләребезне бәйрәм белән котларга онытмыйк, әти хакын хаклап, әтиләребез белән горурланып яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әтиләр көне