Авыру булып туганга балаларның гаебе юк (фото)
Авыру балалар, аларга кирәкле ярдәмнәр хакында һәрдаим язып торабыз. Ә менә Саба районындагы акылга зәгыйфь балалар йорты-интернаты һәм анда тәрбияләнүче балалар турында бик аз беләбез икән дигән фикергә килдем.
Интернатта бүген көндә 78 бала тәрбияләнә икән. Шуның 37се - ятып кына торучылар. Аларны көндәлек карарга никадәр көч, никадәр түземлек һәм олы йөрәкле булу кирәк. Балаларның күбесеннән әти-әнисе баш тарткан. Әйе, аларның акыллары камил түгел, башка физик кимчелекләре дә бар, ләкин алар да җылы сүзгә мохтаҗ. Бер яктан караганда, йорт хайваннары тотучылар, аларга бөтен игътибарын бирүчеләр дә аз түгел арабызда, ә бу сабыйлар алардан кайсы җире белән ким соң?
Ә бүгенге көндә махсус ятып кына торучы балалар өчен яңа корпус төзелә. Райондашларыбыз әлеге балалар йорты белән берничә ел элек якыннан танышып, көчләреннән килгәнчә ярдәм итә башлаган. "Amway" компаниясе белән хезмәттәшлек итүчеләрнең башлангычын районыбызның кайбер шәхси эшмәкәрләре дә күтәреп алып, көчләреннән килгәнчә ярдәм иткән. Аларга балалар йорты директоры зур рәхмәтен ирештереп, эшләрендә уңышлар, гаиләләренә бәхет теләгән. Ә без киләчәктә мондый изге эшләргә кушылырга теләүчеләр тагын да күбрәк булыр дигән өметтә калабыз. Чөнки бу Амвей компаниясе җитәкчеләренең алдагы планнарына керә. - Киләчәктә сәламәтлек марафоны үткәреп, үзебезнең районыбыздагы мохтаҗ балаларга ярдәм итәсебез килә. Теләге булган райондашларыбызны чакырып калабыз. Чөнки тамчыдан да күл җыела бит!

.jpg)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев