Авылның күрке – гүзәл табигате
«Кече авылдан – зур ватанга» проекты кысаларында районыбыз буенча дистәләгән авылларда булырга туры килде. Алар һәркайсы үзенчә матур, һәркайсы яңа яктан ачылды безнең өчен. Чираттагы танышкан авылыбыз – Курамьял.
Без әлеге авылга юл тоткан көндә агачлар бәсләнеп, бар табигать матур ак төскә манган кебек иде. Шул матурлыкка хозурланып бер генә урамнан торучы авыл буйлап атладык. Авыл башында ук ике якта үсеп утыручы зур-зур агачлар каршы алды. Курамьялда яшәүчеләр саны күп түгеллеген беренче минутларда ук аңларлык, кеше яши торган йортлар белән беррәттән инде бушап калганнары да шактый. Балтач энциклопедиясендәге мәгълүматларга күз салсак, авылның оешу чоры 17нче гасыр дип язылган. Аңа марилар нигез салган булган. Исеме дә мари телендәге «корем» – коры елга һәм «ял» – авыл сүзләренең кушылуыннан килеп чыккан һәм коры елгадагы авыл мәгънәсен бирә. 1928 елда авылда 72 хуҗалык булган, 1930 елда 344 кеше яшәгән дигән мәгълүмат та бар. Бүгенге көндә инде авылда дистәләгән генә йорт утыра. Балалар да соңгы дистә елда тумаган, иң соңыннан туган бала быел бишенче сыйныфта белем ала, авылыбыздагы бердәнбер укучы бала да ул, дип сөйләде авылда яшәүчеләр. Әлбәттә, алар авылларының бетеп баруларын да аңлыйлар, аның өчен борчылалар да, тик без үзгәртә алырдай вәзгыять түгел шул, ферма беткәч, кешегә эш калмады, эш булмагач, алар авылдан китү ягын карый инде, диләр.
Авылда балалар бакчасы да, мәктәп тә, пункт та, кибет тә юк, ләкин иң шаккатырганы биредә мулла да юк һәм бер елга якын почтальонсыз да торганнар, әлерәк кенә бер авылдан килеп эшли башлаучы табылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев