Авылның күрке – гүзәл табигате (дәвамы)
Авылның үткәне һәм бүгенгесе белән танышыр өчен авылның иң өлкән кешеләренең берсе, 91 яшьлек – Җиһания апа Зарипова янына кердем.
Авылда балалар бакчасы да, мәктәп тә, пункт та, кибет тә юк, ләкин иң шаккатырганы биредә мулла да юк һәм бер елга якын почтальонсыз да торганнар, әлерәк кенә бер авылдан килеп эшли башлаучы табылган.
Авылның үткәне һәм бүгенгесе белән танышыр өчен авылның иң өлкән кешеләренең берсе, 91 яшьлек – Җиһания апа Зарипова янына кердем. Аның кебек авылның олы хөрмәткә лаек өлкәннәре булып Хәлимулла Галиуллин белән Вәсимә Гатиятуллина да тора.
– Мин шушы авыл кызы. Элек авылыбыз бик зур иде. Фермалар бар иде, сарыклар әмма күп иде. Сыер, дуңгыз, тавык, ат фермалары да гөрләп эшләде. Мин үзем дә бик яшь көенчә сарык фермасында хезмәт куйган кеше. Чөнки Бөек Ватан сугышында мин әти-әниемне дә, туганнарымны да югалттым. Әле сарык кына тәрбияләми идек, берничә сыер да бирәләр иде, шуларны савып, сөтләрен чиләк-көянтә белән май заводына алып бара идек, – дип авылларының гөрләп торган чорлары хакында сөйләп узды Җиһания апа. – Авылыбызда бервакыт бик көчле янгын булды, ул күп йортларга зыян китерде. Тора-бара авылдагы фермалар да бетә барды, эш булмагач, авыл халкы да эш эзләп читкә чыгып китә башлады. Тормыш бик авырайгач, бер кавем элемтә ягына киттеләр (Сарман ягы – З.Ф.), – ди әбекәй. Кызы Нурия апа да авылының үткәне хакында сөйләп, элек бу авылда марилар яшәгәннәр, Иске йорт дип атап йөртәләр иде аны, аннан татарлар килеп төпләнгән, бүгенге көндә инде авылыбызда төрле милләт кешеләре яши, татар да, удмурт та, мари да, керәшен дә, чуаш та бар. Катнаш никахлар да бар, ди. Авыл бетеп бара инде, авылга кергәч кенә дә өч йорт буш инде хәзер, ди әңгәмәдәшләрем.
Авыл халкы өчен төп проблема булып, олы юлның чокыр-чакырлы, краннан килә торган суның сыйфаты начар булуы, кибет булмау тора һәм шулай ук авылга кергәндәге зур агачларның куркыныч тудыруы. – Машинасы булган, читкә чыгып йөреп эшләүчеләр көн дә кирәк-ярагын башка авыл кибетләреннән дә алып кайтып торалар, ә менә мөмкинлеге булмаган кеше көн дә ипи ашарга да тилмереп яши. Атнага бер мәртәбә генә булса да берәр кибет килсә дә без бик сөенер идек, – ди өлкәннәр. Краннарыннан су килеп торса да, сыйфаты начар булу сәбәпле, аны эчәргә кулланмыйлар икән. Бер чишмәне үзләре су ала алырлык итеп көйләп куйганнар да, хәзер шуңа йөриләр. Бер чиләк дүрт минутта тула, аңарчы табигатьнең матурлыгына хозурланып, саф һава сулап торабыз, диләр. Авыл халкының бер фикере белән килешми мөмкин түгел, биредә табигать бик матур. Җәен җиләккә, чикләвеккә килүчеләр дә матурлыкка сокланып, авыл урамнарыннан җәяүләп атлап, нинди матур җирдә яшисез икән сез дигән соклануларын да, шул ук вакытта олы юл бик начар хәлдә, аны төзәтергә уйламыйлармы икән дип тә зарларын җиткерәләр икән. Авыл эчендәге юллары үзара салым акчасына салынган, шуңа да яхшы хәлдә. Кышын юлларны кардан чистартып торалар, тилмергән юк, диләр.
Шулай ук шушы авылда туып-үсеп, биредә гомер иткән Марзыя апа Әхмәтова белән дә авылның үткәнен барлап алдык. – Элек авылыбыз гөрләп тора иде, башлангыч мәктәп тә, кибет тә, клуб та, фермалар да бар иде. Тавык фермасына без кечкенә чактан йөри идек, чеби кайтса, су эчертергә чакыралар иде, шулай ук тавык тотарга да ярдәм итә идек. Бер елны бик көчле давыл булып, ферманы җимерде дә, шуннан соң бетте ул. Авылда ул вакытта бала-чага бик күп иде безнең, шушы тирәдә генә дә егермеләп бала идек, хәзер инде бөтен авылына берәү. Менә шуннан авылның киләчәген чамалап була инде. Авылда инде мал асраучылар да аз, көтүгә чыгарлык сыер да җыелмый, булганнарын арканга гына йөртәләр, – ди әңгәмәдәшем.
Аларның җыелып, булган проблемаларын хәл итәр җирләре дә юк. Уртага салып сөйләшердәй сүзләр дә юк ахры, диләр. Елга берничә мәртәбә зиратта өмә уза. Аны оештырып йөрүдә Гөлнур һәм Радик Ефремовлар зур өлеш кертә, без аларга бик рәхмәтле, дип белдерә авылдашлары.
Әйе, табигатенә таң калып, нинди гүзәл җирдә яшисез икән дип соклансак та, авылның бетеп баруын танымый мөмкин түгел. Яшьләр авылның киләчәге дибез, ә алар бәхетне эшле җирдән эзли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев