Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Азат Шәймулла улы Зыятдиновны зурлап искә алдылар (фото)

Якташыбыз яшәгән йортта истәлек тактасын ачу булды.

22 сентябрь көнне Түбән Камада көне буе якташыбыз Азат Шәймулла улы Зыятдиновка багышланган чаралар үтте. 

Иртән «А. Ш. Зыятдинов — Түбән Камада сәнәгать фәнен үстерү» дип исемләнгән фәнни конференция оештырылды. Анда Азат Шәймулла улының коллегалары, шәкертләре чыгыш ясады, Түбән Кама институтлары һәм колледжларыннан студентлар катнашты.

Өйләдән соң якташыбыз яшәгән йортта истәлек тактасын ачу булды.

«Күп уйлап табулар һәм фәнни басмалар авторы, ул Татарстан Республикасы Конституциясен эшләүдә катнашкан, туган илендә милли бакчалар, мәктәпләр, китапханәләр булдыруга үз өлешен керткән. Азат Шәймулла улы — үз иленең һәм республиканың бөек кешесе, безнең шәһәрнең мактаулы гражданины. Аның тормышы безнең барыбызга да үрнәк!», — дип билгеләп үтте Түбән Кама мэры Р. Х. Муллин.

Ә инде кич белән «Сагыналар сине якын дуслар» дип исемләнгән Азат Шәймулла улына тиң бик матур, затлы, җылы кичә үтте.

Чараларны Азат абыйның шәкертләре оештырган иде, ә авылдашлары Таузарлылар катнашуы ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азат Зыятдинов