Бәйрәм ялларында больница эшлиме?
Калган көннәрдә үзәк хастаханәнең кабул итү бүлегендә дежур табиб эшли
Яңа ел ялларында сәламәтлек саклау оешмаларының (үзәк хастаханә, табиблык амбулаториялары, теш дәвалау бүлеге, фельдшер-акушерлык пунктлары) эш тәртибе:
31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Яңа ел яллары – бәйрәм көннәре булганга күрә планлы рәвештә медицина ярдәме күрсәтелми.
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү һәм вакытлыча эшкә яраксыз булган авырулар өчен (больничный) үзәк хастаханә поликлиникасында:
31 декабрь 2022 ел 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр (дежур белгечләр: терапевт, хирург, педиатр).
3 гыйнвар 2023 ел – 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр (дежур белгечләр: терапевт, хирург, педиатр, невролог, гинеколог);
6 январь 2023 ел – 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр (дежур белгечләр: терапевт, хирург, педиатр, невролог, гинеколог).
Калган көннәрдә үзәк хастаханәнең кабул итү бүлегендә дежур табиб эшли. Табиблык амбулаторияларында, теш дәвалау бүлегендә дә дежур белгечләр әлеге график буенча эшлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев