Бәйрәм көннәрендә янгында ике кешенең гомере өзелгән
Хөрмәтле райондашлар, сак булыйк. Төзек булмаган электр приборлары кулланмыйк.
Көннәр салкын торган чорда янгыннар чыгу куркынычы тагын да арта, сак булсак иде.
Иске елның соңгы көнендә һәм Яңа елның беренче көнендә республикада ике дистәгә якын янгын чыккан, кызганыч, аларда ике кешенең гомере өзелгән, бер кеше тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә зыян күрүчеләр дә бар, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.
31 декабрь көнне Балык Бистәсе районында трассада йөк машинасының багыннан дизель ягулык алган вакытта ир-атның өстендәге киеменә ут каба һәм аның тәне 2-3 дәрәҗәдә термик пешү ала.
Шулай ук якшәмбе көнне Актаныш районы Зубаирово авылында бер катлы йортка ут каба. Янгын сүндерелгәннән соң 47 яшьлек ир-ат һәм 40 яшьлек хатын-кыз мәетләре табыла.
1 гыйнвар көнне Арчада мунчада янгын чыга. Бу очракта 73 яшьлек хатын-кыз зыян күрә.
Хөрмәтле райондашлар, сак булыйк. Төзек булмаган электр приборлары кулланмыйк. Еллар буе тырышып салган йорт һәм каралты-кураларның бер мизгел эчендә көлгә әйләнүенә юл куймасак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев