Бала моны ничек кабул итәр
Ләйсирә (28 яшь): Исәнмесез. Мин ирем белән аерылышырга уйладым. Ләкин безнең кызыбыз өчен бу шок булыр дип уйлыйм. Аңа хәзер 7 яшь. Үземнең бу адымымны ничек итеп аңлатырга белмим, әтисе гаепле булуын ничек әйтергә? Аның күңелен яралыйсым килми.
Сорауга Балтач районы мәгариф идарәсе психологы Алсу Василевна җавап бирә:
Әти-әнинең аерылышуы, теләсә кайсы очракта бала өчен зур борчу. Гаиләдән бер якын кешесенең ни сәбәпле чыгып китүен 7 яшьлек сабый әле аңлый алмый. Кызыгызның психикасына зыян китермәс өчен, сөйләшүгә яхшылап әзерләнегез. Бала бу аерылышуда үзенең гаебе юклыгын, әти-әнисе аерым яшәсә дә, аны элеккечә үк яратачакларын аңларга тиеш. Шунлыктан сезнең генә борчылуыгыз җитми, ә ирегез дә кызы белән яхшы мөнәсәбәтләрен саклап калу өчен омтылырга тиеш (әгәр дә араларында мондый мөнәсәбәтләр булса). Аерылышыр өчен нинди генә сәбәп булса да, кызыгызга әтисен яманлап, карайтып күрсәтүдән сакланыгыз. Туфракка салган орлыкның шытып кына калмыйча, зур булып үсү сәләте барлыгын онытмыйк. Бала күңелендә әтисенә карата барлыкка килгән тискәре хис тә елдан ел үсәргә һәм соңыннан үзегезгә үк нәфрәт булып әйләнеп кайтырга мөмкин. Башта ирегез белән аңлашып, аннары кызыгызга төшендерсәгез, бу катлаулы очракны "шок"сыз гына үтәргә була.
Фото: womenparadise.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев