Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач башкарма комитетына яңа җитәкчеләр килде?

Конкурсның дәвамлы, районыбыз тормышы өчен әһәмиятле булуын теләп калабыз, яшьләребезгә уңышлар юлдаш булсын!

Балтачның студентлар советы, «Хыял» яшьләр үзәге, яшьләр һәм спорт бүлеге тарафыннан «Алгарыш» конкурсы игълан ителеп, районыбыз яшьләренә үзләрен җитәкче урыннарда сынап карарга мөмкинлек тудырылды.

«Республика буенча карасак, анда „Вверх“ дигән конкурс бар. Әлеге конкурс яшьләргә төрле министрлыкларда стажировка үтәргә мөмкинлек бирә. Районнарда әлегә андый мөмкинлекләр юк. Шуңа да безнең максат — яшьләрне район администрациясе белән таныштыру, районда мөһим мәсьәләләр хәл ителгәндә яшь буынның да үз фикерен әйтүе. „Алгарыш“ конкурсы нәкъ менә шушы максатларны күздә тотып оештырылды. Бәйге районда беренче мәртәбә үткәрелде. Биредә 14 кеше катнашты», ди конкурсны оештыручы, студентлар советы рәисе Иршат Бариев. 

Балтачның актив яшьләре сайлап алу турын уңышлы гына үтеп, җитәкчеләр белән әңгәмә үткәннән соң, 17-23 июль көннәрендә район башкарма комитеты бүлекләрендә стажировка үтте, алар үзләрен төрле яклап сынады. Проектта катнашырга теләк белдергән 14 райондашыбызның бары сигезе генә әлеге этапта катнаша алды.

Конкурсның дәвамлы, районыбыз тормышы өчен әһәмиятле булуын теләп калабыз, яшьләребезгә уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев