Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач гаиләләрен бәйрәм белән котларга хәтта министр кайтты (фото)

Чарада катнашкан һәркем тәмле коймак һәм чәйдән авыз итте.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының яшьләр сәясәтенә караган оешмалар арасында игълан ителгән социаль әһәмияткә ия проектларга грантлар бәйгесендә «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлтелгән «Gаилә Gаҗәеп Gаләм» дип исемләнгән проект белән катнашып, җиңеп чыккан иде.

7 июль көнне проектның ябылу тантанасы булды. Ул «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көненә багышлап үткәрелде. Әлеге чарада 12 гаилә катнашты. 

Башта гаиләләр жюри әгъзаларын үзләре белән таныштырды, җырлы-биюле тамаша күрсәтте. Соңыннан әтиләр миллек бәйләү бәйгесенә юл тотса, әниләр хыялдагы йортларын рәсемгә төшерде. Балалар исә әти-әниләренә ярдәм итте.

Чарада Казан шәһәреннән кайткан кунаклар да катнашты. Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Ринат Наил улы Садыков, ТР «Под крылом семьи» РОО рәисе Жуйкова Изольда Павловна оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

#Гранты_МинмолодежиРТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев